Европа берлеге "Спутник V" вакцинасы сатып алу турына сөйләшүләр башларга җыена. Бу хакта Европа берлегендәге рәсми һәм дипломатик чыганакларга сылтанып Reuters яза.
Чыганакларның берсе сүзләренчә, Брюссельдә Русиянең "Спутник V" вакцинасын сату белән шөгыльләнүче туры инвестицияләр фонды белән сөйләшүләр башлау мөмкинлеген карый. Ул шулай ук Италия Рим шәһәреннән ерак түгел ReiThera заводында "Спутник V" җитештерү мөмкинлеген дә карый дип белдергән.
ReiThera заводы турындагы мәгълүматны Европа берлегенең тагын бер түрәсе раслаган.
30 процент хиссәләре дәүләтнеке булган һәм коронавирустан үз вакцинасын ясау белән шөгыльләнгән ReiThera Reuters-ка аңлатма бирүдән баш тарткан. Италия сәнәгать министры сүзчесе дә заводның "Спутник V" өчен кулланылу мөмкинлеге турында сөйләргә теләмәгән.
- Маҗарстан һәм Словакия "Спутник V" сатып алу турында сөйләшкән, Чехия һәм Хорватия дә кызыксынуларын белдерде.
- 4 мартта Европаның дарулар агентлыгы Русиянең "Спутник V" вакцинасын теркәү мәгълүматларын тикшерә башлады. Reuters язуынча, вакцинаны хуплау карары май аенда ук кабул ителергә мөмкин.
- Русиядә "Спутник V" вакцинасын яман шеш белән авыручыларда сыный башлаганнар дип яза "Фармвестник". Химиятерапия узучы авырулар тикшерүдә катнашмаячаклар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!