Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлегенең вакцинация паспорты нинди булачак?


Бу атнада Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Ляйен Европа берлеге ватандашлары өчен вакцина кадатуны раслый торган паспорт булдыру ниятен белдерде. Берлектәге илләр арасында сәфәрне җиңеләйтергә тиешле әлеге таныклыкның нинди булачагы турында тәкъдимнәр якын арада игълан ителәчәк. Азатлык бу паспортның нинди булачагы, ничек әзерләнүе һәм бу эшнең кыенлыклары турында белешмә әзерләде.

Европа берлегенең вакцинация паспорты нәрсә ул?

Бу паспортның асылы — Европа берлеге илләрендә эш һәм ял сәфәрләрен иминрәк итү. Андый таныклык булдыруны бигрәк тә берлекнең көньягындагы илләр тели, чөнки җәен туризм сезоны башлана. Берлектә сәламәтлек саклау мәсьәләләре һәр дәүләтнең үз карамагында, һәрберсе үзе карар итә. Коронавирус пандемиясенә каршы чаралар да төрле илдә төрлечә оештырылды. Әмма вакциналарны сатып алуны берлектәге барлык илләр өчен Брюссель оештыра һәм берлек илләре арасында ирекле сәфәрләр булдыру өчен дә ул җаваплы.

Шуңа күрә 17 мартта Европа комиссиясе "дигитал яшел паспорт" турында канун өлгесе тәкъдим итәчәк. Ә аннан соң бер атнадан берлек илләре җитәкчеләре саммитка җыела. Мондый таныклык булдыру эшен ашыктыру Греция һәм Кыпрысның, бигрәк тә Израил белән сәфәрләр турында икеяклы килешү төзегәннән соң, әлеге эшкә берлекнең башка илләреннән алданрак керешү мөмкинлеге турында хәбәрләр белән бәйле. Брюссель исә берлектә мондый бүлгәләнүне, һәм берлектә әгъза булмаган башка бер ил йә тагы да яманрак — Google яки Facebook кебек интернет гигантлары оештырган системга яраклашырга мәҗбүр булуны теләми.

Таныклыкта ниләр булачак?

Таныклыкның нинди булачагы әле тәгаен хәл ителмәгән. Шулай да Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Ляйен "дигитал яшел паспорт"та нинди мәгълүматлар булырга тиешлеге турында үз тәкъдимнәрен әйтте. Таныклыкка беренче чиратта кешенең вакциналанган булуына дәлил кертеләчәк. Әмма вакциналанган булуга бәйле дискриминациягә юл куймау өчен аңа күптән түгел генә COVID-19 тесты узу яки авырып терелгәннән соң иммунитетлы булу турында да мәгълүмат кертеләчәк.

Бельгия, Франция, Германия кебек кайбер илләр бу таныклык вакциналанган кешеләрнең хокукларын вакциналанмаганнардан өстенрәк кую булачак дигән шик белдергән иде. Чөнки сәламәтлек яки башка сәбәпләрдән кайбер кешеләр вакцина кадата алмый. Европа берлеге илләре инде килешкән нәрсәләргә караганда, таныклыкта кешенең исем-фамилиясе, туган көне, нинди вакцинаны кайчан, кайсы илдә кадатканы һәм таныклыкның кайсы илдә бирелгәне язылачак. Таныклыкның гамәлдән чыгу көне дә күрсәтеләчәк.

Ул ничек эшләячәк?

Берлектәге 27 әгъза ил бер-беренең таныклыгын үзара тану һәм ул таныклыкның нинди мөмкинлекләр бирүе турында килешергә тиеш булачак. Шул ук вакытта кайсы да булса әгъза ил мондый таныклыктан тулысынча баш тарта алачак яки аерым илләр кемне дә булса үз территорияләренә кертү өчен өстәмә шартлар да билгеләргә мөмкин. Нәтиҗәдә төрле илләр үзара таный торган һәм хәрәмләшүләрсез әзерләнгән таныклык булдырылырга тиеш. Ул смартфонга йөкләнгән яки кәгазьгә басылган була ала. Анда QR-код куллану мөмкинлеге дә карала.

Ул кайчан әзер булачак?

Фон дер Ляйен бу паспортлар өч айдан, туризм сезоны башланыр алдыннан гамәлгә керер дип өметләнә. Әмма моның өчен сәяси мәсьәләрне һәм техник стандартларны килештерү эшен ашыктырырга кирәк булачак. 27 илнең һәрберсе үзенчә күзаллаган таныклыкны Европа берлеге өчен уртак бер документ шәкеленә китереп килештерергә кирәк булачак. Аны әзерләүдә сәламәтлек саклау, юстиция министрлыклары һәм, андыйлар булган очракта, дигитал мәсьәләләр идарәләре дә катнашачак. Эшне тагын да катлауландырган нәрсә — төрле илләрнең бу эштә төрле дәрәҗәдә булуы. Хәзергә берлектәге 13 ил COVID-19 вакцинасын кадату турында таныклык бирә. Тагын алты ил андый таныклыклар бирә башларга җыена. Кайбер илләр дигитал таныклыклар гына бирсә, икенчеләре кәгазьгә басылган таныклыклар тапшыра.

Нинди каршылыклар бар?

Каршылыклар шактый. Вакцина кадата алмаучылар яки кадатырга теләмәүчеләргә карата дискриминация булдырмау мәсьәләсе тиз генә хәл ителә алмый. Вакцина кадату бик акрын бара. Әлегә кадәр берлек илләрендә 32 млн вакцина гына кадатылган. Бу берлектәге барлык халыкның 6,4 проценты дигән сүз. 2021 елның икенче чирегендә берлек тагын 300 млн доза вакцина алырга җыена. Бу җәйгә берлектә балигъ булганнарның 70 процентына вакцина кадату максатына ирешү мөмкинлеге бирер иде. Тик төрле кыенлыклар аркасында бу максат хыял гына булып кала ала.

Шулай ук башка мәсьәләләр дә бар. Шенген илләре арасында моңарчы чик узганда тикшерүләр юк иде, коронавирус сәбәпле яңадан кертелгән тикшерүләр вакытлы гына күренешме яки киләчәктә даими булачакмы? Кытай яки Русиядә җитештерелгән вакциналарны кадатучылар белән ни эшләргә? Европа медицина идарәсе әлегә ул вакциналарны танымый. Андый вакциналарны сатып алган Маҗарстан белән Словакия һәм киләчәктә сатып алырга мөмкин башка илләр дә аларның танылуын таләп итәчәк.

Бу Европа берлегенә килергә теләүче башка ил ватандашларына карыймы?

Мондый таныклык булдыру беренче чиратта Европа берлеге илләрен күздә тота. Әмма Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән бергәләп киләчәктә андый таныклыклар бар дөнья дәрәҗәсендә дә булдырылырга мөмкин.

Гыйнвар аенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада "антиковид паспортлар" булдырылачагын игълан иткән иде. Хәбиров андый таныклыкларның авырып терелгәннән соң иммунитетлы булган яки коронавируска каршы вакцина кадаткан кешеләргә биреләчәген белдерде, бу кешеләрне вакцина кадатуга этәрәчәк диде. Русиядә бу турыда уздырылган сораштыру русияләрнең 59 процентының андый таныклыкка каршы булуын күрсәтте. Татарстан үзендә андый паспортлар булдырылмаячагын белдерде. Федераль үзәк тә ил күләмендә андый таныклыклар булдыру тәкъдимен кире какты. Мәскәүдә хупланмагач, Хәбиров та андый паспорт булдыру ниятен гамәлгә ашырудан тыелып калды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG