Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 59 проценты "ковид паспортларына" каршы


Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Башкортстаннан чыккан әлеге башлангычны респондентларның 12 проценты гына хуплаган.

Русияләрнең күпчелеге коронавирус белән авырып алучылар яки вакцина ясатучылар өчен бирелергә мөмкин "ковид паспортларына" каршы булуын белдергән. Бу хакта SuperJob порталы сораштыруына сылтанып РБК яза.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Башкортстаннан чыккан әлеге башлангычны респондентларның 12 проценты гына хуплаган, 59 проценты каршы булган, 29 проценты җавап бирергә авырсынган.

COVID-19дан вакцина ясатучылар яки авырып терелүчеләр арасында да мондый паспортларга каршы булучылар күбрәк — 55 процент.

Респондентларның күпчелеге "ковид паспортлары" бирү карарын дискриминацион, ә антитәнчекләр барлыгы турында мәгълүмат табиблар сере буларак сакланырга тиеш дип саный.

Русиядә 2 гыйнвардан вакцина ясатучыларга сертификат бирелә.

Дүшәмбе Башкортстанда яңа төр коронавирус инфекциясенә антитәнчекләре булган һәм бу чирдән вакцина ясаткан кешеләргә "ковидка каршы" паспортлар бирә башлаячаклар дип хәбәр ителде.

COVID-19 вакцинасы ясаткан кешеләрдән чикләүләр алына, аларга кибетләрдә ташламалар да биреләчәк.

Татарстан мондый паспортлар кертергә җыенмый дип белдерелде.

"Ковид паспортлары" идеясе турында Европада да фикер алышулар бара. Европа берлегенең күпчелек илләре моны хупламый.

XS
SM
MD
LG