Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым референдумын бәйрәм итәр өчен коронавирус чикләүләре алынган


 Сергей Аксенов.
Сергей Аксенов.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов чикләүләр кертүче боерыгын үзгәртеп, киңкүләм чараларны рөхсәт иткән.

Русия аннексияләгән Кырымның җитәкчелеге төбәктә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне вакытлыча гамәлдән чыгарган. Бу Кырымның Русиягә кушылуына җиде ел тулу белән бәйле чараларны уздырырга мөмкинлек булсын өчен эшләнгән.

Кырымның Русия билгеләп куйган башлыгы Сергей Аксенов пандемия белән бәйле чикләүләр турындагы боерыгына үзгәрешләр керткән. Үзгәрешләргә ярашлы, Кырымда киңкүләм чаралар уздыру рөхсәт ителә.

Аерым алганда, "Төнге бүреләр" мотоклубы оештырган чаралар, юнармия отрядлары һәм кадет сыйныфлары чыгышын карау чаралары рөхсәт ителгән. Моннан тыш, җирле үзидарә органнары да үз чараларын оештыра ала диелә.

Моңа кадәр Кырымда халык алдында уза торган, эшлекле, спорт, мәдәният һәм күңел ачу чаралары тыелган иде. Бары профессиональ спортчылар катнаша торган ярышлар һәм башка берничә төр чара гына рөхсәт ителде, аларда катнашучылар саны чикләнде.

Русия Кырымны халыкара каруннарны бозып 2014 елда аннексияләде.

Пандемия башыннан ярымутрауда, рәсми саннарга карый, 36 676 кеше яңа төр коронавирус йоктырган, 1001 кеше үлгән. Кырымда коронавирус чикләүләре башка төбәкләргә караганда күпкә кырысрак булды, аерым алганда, 2020 елның язы һәм җәендә Русиянең башка төбәкләреннән килүчеләрне махсус урыннарга җибәреп, 14 көн карантин узарга мәҗбүр иттеләр.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG