Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия чорында Татарстанда коронавирустан биш йөкле хатын үлгән


Рәсми саннарга караганда, 16 мартка 275 йөкле хатын-кызга ОРВИ диагнозы куелган, 22сендә коронавирус ачыкланган.

Татарстанда пандемия чорында коронавирустан барлыгы биш йөкле хатын-кыз үлгән. Хәзер бала көтүчеләр арасында 22 хатында COVID-19 расланган. Бу хакта 16 мартта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча баш табибы Татьяна Шиһабетдинова матбугат очрашуында белдерде.

"Коронавирустан үлгән биш йөкле хатынның кайберләре хакында Мәскәүнең акушерлык һәм гинекология үзәге белән 20-30 тапкыр консультация үткәрдек. Хәзер дүрт бала исән. Аларның хәле яхшы, балалар сырхауханәсендә күзәтүдә. Балалардан алган тест тискәре нәтиҗә күрсәтте", диде ул.

Шиһабетдинова сүзләренчә, бүген Татарстанда 22 йөкле хатын-кыз коронавирус белән авырый. Шулай ук 275 хатынга ОРВИ диагнозы куелган. Соңгы тәүлектә тугыз йөкле хатынны хастаханәгә салганнар.

Медицина фәннәре докторы, КДМУ профессоры Рушания Гыйбадуллина йөкле хатын-кызларның күбрәк авыруын һәм чирне авыррак үткәрүен әйтте.

"Икенче дулкын башлангач, без ковидның йөкле хатын-кызларга булган чын тәэсирен күрдек. Башкаларга караганда, алар коронавирусны күбрәк йоктыра, чирне авыррак үткәрә, аеруча, өченче триместрда катлаулы була. Фаҗигале мизгелләр дә булды. Булган барлык белемнәрне кулландык, Татарстан галимнәре белән генә түгел, федераль үзәк белән дә күп тапкырлар сөйләштек. Бу бик каты авырган очраклар иде. Без ярдәм итә алмаслык дәрәҗәгә җиткән иде алар. Бу акушерлык-гинекология проблемы да түгел. Бөер, бавыр, баш миенә кадәр зыян килгән иде. Без хәзер генә коронавирусның респиратор системын гына түгел, ә кешенең бөтен организмына йогынты ясавын белдек. Бу бик авыр, мәкерле вирус. Без хәзер аның белән көрәшә беләбез. Әмма хатын-кыз үзен ОРВИ белән авыруын сизсә, ул шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Һәрбер йөкле хатын-кыз тәүлек әйләнәсенә күзәтүдә, алар хакында министр да белә", диде Гыйбадуллина.

Рәсмиләр узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше коронавирус йоктырган, 23 кеше хастаханәгә салынган дип белдерде. Пандемия башланганнан бирле республикада 18 782 кешедә COVID-19 очрагы ачыкланган. Барлыгы 15 419 кеше савыккан, 380 кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG