Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хоккейчы Тимур Фәйзетдинов уенда яраланып һәлак булган


Тимур Фәйзетдинов.
Тимур Фәйзетдинов.

19 яшьлек спортчыга уен вакытында алка тигән. Ул аңына килә алмыйча вафат булган.

"Динамо Санкт-Петербург" яшьләр хоккей такымы капитаны, сакчысы, 19 яшьлек Тимур Фәйзетинов вафат булган.

12 мартта ул "Локомотив" такымы белән уен вакытында башына хоккей алкасы тиеп, имгәнгән. Аны Ярославльдәгы хастаханәләрнең берсенә китергәннәр. Анда ул аңына килә алмыйча җан биргән.

Егетнең үлеме турында "Динамо Санкт-Петербур" хоккей клубының ВКонтактедагы рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. Хоккей клубының сишәмбе "Нефтяник"ка каршы уены Тимур истәлегенә бер минут тынлык белән башланачак, диелә. Шулай ук яшьләр хоккей лигасының, континенталь хоккей лигасының 16, 17, 18 марта узачак уеннары да Тимур хөрмәтенә бер минут тынлык белән башланып китәчәк дип хәбәр ителә.

Фәйзетдинов – Чиләбе егете, спортчы буларак "Трактор" клубында тәрбияләнгән. Соңгы дүрт сезонда яшьләр хоккей лигасында Петербур Динамосы өчен уйнаган. Быел капитан итеп билгеләнгән була. Динамо такымында 200гә якын уенда катнашкан диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG