Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда ел башыннан минималь азык-төлек җыелмасы бәясе 2 процентка арткан


Акмәчеттәге базар.
Акмәчеттәге базар.

Соңгы бер ай эчендә аеруча кыяр, суган, банан, яшел тәмләткечләр, тавык һәм йомырка кыйммәтләнгән.

Кырымда февраль аенда минималь азык-төлек җыелмасы бәясе, узган ай белән чагыштырганда, 1,7 процентка арткан. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Кырым һәм Акъяр шәһәре идарәсе хәбәр иткән.

Тулаем алганда, 2021 ел башыннан минималь азык-төлек җыелмасы (аның бәясе февраль аенда бер кешегә исәпләгәндә 4750,9 сум тәшкил иткән) бәясе 2,1 проценттан артканыны хәбәр итте статистика хезмәте.

Ике ай эчендә тауар һәм хезмәт күрсәтүләрнең җыелмасы бәясе дә үзгәргән: гыйнвар аенда җыелма 16360,88 сум торса (2020 елның декабренә караганда 0,7% ка күбрәк), февраль аенда — 16417,13 сум. Ягъни арту бер проценттан күбрәк. Бу Русиядәге уртача күрсәткечкә туры килә, ләкин Көньяк федераль бүлгесе буенча уртача күрсәткечтән артып китә.

Февраль аенда Кырымда кулланучы бәяләре узган ай белән чагыштырганда 0,8% процентка арткан. Инфляция үсешенең зур өлеше азык-төлек тауарларына туры килә: бер ай эчендә аеруча кыяр, суган, банан, яшел тәмләткечләр, тавык һәм йомырка кыйммәтләнгән. Шулай да спиртлы эчемлекләргә бәяләр бераз төшкән.

Элегрәк рәсмиләр Кырымдагы уртача хезмәт хакы Русиякүләм уртача хезмәт хакыннан 30 процентка калышканыны белдергән иде.

Җирле хакимият исә кырымнарны "Кырым язы"ның җиде еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакыра. Кайбер мәгълүматларга караганда, Акмәчеттәге бюджет оешмаларында эшләүчеләрне 18 март үзәк мәйданда узачак концертка килергә өнди башлаганнар.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG