Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә бассейнында сигез бала хлор белән агуланган


Иллюстратив фото.
Иллюстратив фото.

Өч бала әлеге вакытта хастаханәдә диелә.

Татарстанның Минзәлә шәһәре бассейнында балалар хлор белән агуланган. 12-15 яшьлек сигез бала хастаханәгә китерелгән, өч баланы хастаханәгә салганнар дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе

Хәл 18 мартта булган. Бассейнда берничә баланың кинәт хәле начарланган. Тренер балаларны урамга алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Соңрак бассейнда вентиляциянең төзек булмавы ачыкланган.

Тикшерү комитеты "Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG