Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссар "Спутник V" вакцинасына Европа берлеге мохтаҗ түгел дип белдерде


Тьерри Бретон.
Тьерри Бретон.

Европа берлегендә яңа төр коронавирустан дүрт вакцина расланган, шуларны күпләп чыгарырга кирәк дигән Тьерри Бретон.

Эчке базар мәсьәләләре еврокомиссары Тьерри Бретон Европа берлеге "Спутник V" вакцинасына мохтаҗ түгел, чөнки берлектә башка дүрт вакцина хупланган дип белдергән.

Бретон сүзләренчә, хәзер шул расланган вакциналарны күпләп җитештерү һәм бүлеп бирү кирәк. Марттан алып июньгә кадәр Европага 300-350 млн доза вакцина китереләчәк дигән еврокомиссар.

"Спутник V"га килгәндә, русияләрнең аны җитештерүдә проблемнары бар. Әгәр аларга ярдәм кирәксә, без моңа икенче яртыеллыкта әйләнеп кайтырбыз, хәзер өстенлек европаларга бирелә" дип сөйләгән Тьерри Бретон.

Европада COVID-19 вирусына коллектив иммунитет французларның милли бәйрәменә формалашып бетәр бәлки, дигән Бретон. Бу бәйрәм 14 июльдә билгеләп үтелә.

15 мартта Reuters Европа берлеге "Спутник V" вакцинасы сатып алу турында сөйләшүләр башлый дип язып чыкты. Маҗарстан һәм Словакия "Спутник V" сатып алу турында сөйләшкән, Чехия һәм Хорватия дә кызыксынуларын белдерде.

4 мартта Европаның дарулар агентлыгы Русиянең "Спутник V" вакцинасын теркәү мәгълүматларын тикшерә башлады. Reuters язуынча, вакцинаны хуплау карары май аенда ук кабул ителергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG