Accessibility links

Лавров: Русия һәм Кытайга Көнбатыш түләү системнарыннан китәргә кирәк


Сергей Лавров.
Сергей Лавров.

АКШ валютасыннан баш тарту Көнбатыш тарафыннан кертелгән чикләүләр тәэсирен киметергә мөмкинлек бирер дип фаразлый министр.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров илдә долларлар белән исәп-хисап ясаудан һәм "Көнбатыш контрольдә тота торган" түләү системнарын кулланудан китәргә кирәк дип санавын белдерде. Бу чаралар ярдәмендә Русия һәм Кытай чикләүләр белән бәйле куркынычны киметә ала дигән Лавров Кытай медиаларына интервью биргәндә. Министрның белдерүе Русия тышкы эшләр министрлыгы сайтында чыккан.

Лавров фикеренчә, АКШ Русия һәм Кытайның "технологик үсеш мөмкинлекләрен чикләүне үзенең бурычы дип игълан итә". Көнбатышның, аерым алганда Вашингтонның гамәлләренең төп коралы – чикләүләр дип саный Лавров. "Алар классик дипломатияне ничек кулланырга икәнне оныткан" дигән министр. Аның фикеренчә, Көнбатыш вәкилләре дипломатик, сәяси дәрәҗәдә сөйләшкәндә ультиматумнар куллана. Партнерларыннан бары "хаталарын тануны" һәм куелган таләпләрне үтәүне көтә. Бу дипломатия түгел дип белдерә Русия тышкы эшләр министры.

Март башында АКШ президенты Джо Байден администрациясе Алексей Навальный агулану белән бәйле рәвештә үзенең беренче чикләүләрен кертте. Исемлеккә Русиянең җиде түрәсе һәм берничә юридик оешмасы керде. Түрәләрдән ФСБ башлыгы Александр Бортников, ФСИН башлыгы Александр Калашников, Русия президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко, баш прокурор Игорь Краснов, саклану министры урынбасарлары Алексей Криворучко һәм Павел Попов, Кремльнең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Андрей Яринга чикләүләр кертелде. Санкцияләр исемлегендә шулай ук саклану министрлыгының ике фәнни үзәге, Органик химия һәм технологияләр фәнни-тикшеренү институты (ГосНИИОХТ) бар.

Русия тышкы эшләр министрлыгында яңа чикләүләрне Русиягә каршы дошмани адым дип бәяләделәр. 18 мартта Ак йорт Вашингтонның Русиягә карата тагын да чикләүләр кертүен хәбәр итәчәк диде.

Русия хөкүмәте моңарчы да доллардан баш тарту планын әзерләвен белдергән иде. Бу АКШ тарафыннан чикләүләрнең кырысланырга мөмкин булуы белән аңлатылды. 2018 елның көзендә, аерым алганда, ВТБ дәүләт банкы җитәкчесе Андрей Костин Русия икътисадының доллардан баш тарту планын тәкъдим иткән иде. Доллар урынына евро, юань һәм рубль кулланырга мөмкин диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG