Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Русия консуллыгы хезмәткәре велосипедлар урлауда шикләнелә


Велосипедларны урлап сатып ул 100 мең евродан артыграк акча эшләгән дип фаразлана.

Страсбургта Русия консуллыгы хезмәткәрен полиция велосипедлар урлап сатуда шикләнә. Әлеге гамәл белән ул 100 мең евродан артыграк акча эшләгән дип фаразлана. Русияле шәһәрнең беренче вице-мэры велосипедын урлагач тоткарлана, ләкин дипломатик иммунитеты булу сәбәпле җибәрелә.

Әлеге хәл турында France Bleu радиостанциясе хәбәр итте. 40 яшьлек русиялене полиция февраль башында урланган велосипедны сатарга тырышканда Русия консуллыгы каршында тоткарлана. Велосипед Европа Шурасы вәкилле бинасы янында Страсбург депутаты, шәһәрнең элекке вице-мэры Ален Фонтанельдан урланган.

Депутат урланган велосипедны реклама белдерүләре сайтыннан таба. Полиция сатучыга очрашу билгели һәм ул тоткарлана. Бу кеше консуллыкның техник хезмәткәре булып чыга. Дипломтик иммунитеты булганлыктан аны җибәрергә туры килә. Ул бер дипломатның машина йөртүчесе.

Русияленең белдерүләр сайтындагы аккаунтына караганда, ул якынча 100 мең еврога 300дән артык велосипед саткан. Аларның барысы да урланган дип фаразлана. Консуллык хезмәткәреннән сорау ала алмаганнар, чөнки ул илдән киткән. Илдән китүнең сәбәбе дип сәламәтлеге начараюын атаганнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG