Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең өч проценты Казанга күчәргә тели


Казан күренеше.
Казан күренеше.

Респондентларның иң күбе - 22 проценты Мәскәүгә күчәр идек дигән.

Русиянең кайсы шәһәрләре күчеп килү өчен яхшырак дигән сорауга тикшерүдә катнашучыларның өч проценты Казанны атаган. Сораштыруны Работа.ру порталы уздырган. Респондентларның иң күбе — 22 проценты Мәскәүгә күчәр идек дигән.

Күчеп яшәү өчен популяр шәһәр буларак икенче урында Петербур тора — 14 процент. Өченчедә — Сочи, анда респондентларның 10 проценты күчәргә тели. Краснодар шәһәрен сораштыруда катншаучыларның сигез проценты сайлар иде.

Казан белән бер урында Калининград һәм Екатеринбург шәһәрләре килә. Уфага респондентларның бер проценты күчеп килергә тели.

Казанга күчәргә теләүчеләрнең 60 проценты биредә карьера үсеше һәм югары хезмәт хакы алу мөмкинлеген атаган, 34 проценты ял итү урыннары күп булуын әйткән.

Шул тикшерү нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең 51 проценты әлеге вакытта башка шәһәрләргә күченергә җыенмый.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда соңгы елларда Казанга башка төбәкләрдән иң күп кеше 2016 елда килгән (3 502 кеше). 2019 елда Казанга 2219 кеше күченеп килгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG