Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурдан ялланган эксперт Уфадагы Зыя Камали йорты тарихи кыйммәткә ия түгел дип бәяләгән


Зыя Камали йорты.
Зыя Камали йорты.

Әлеге экспертиза нигезендә Зыя Камали йортын сүтәргә мөмкиннәр. Башкорстан язучылар берлеге дә Зыя Камали йортын саклау кирәк түгел дип белдергән.

Уфадагы Зыя Камали йортын эксперт тарихи яктан кыйммәткә ия түгел дип тапкан. Бу турыда бәяләмә Башкультнаследие сайтында чыккан. Экспертизага Людмила Долгова дигән хатын заказ биргән. Тикшерүне Екатеринбурдагы эксперт Людмила Токменинова башкарган.

Экспертизада әйтелгәнчә, ХХ гасыр дәвамында файдалану вакытында йортның тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәрткәннәр, шуңа күрә ул тарихи кыйммәтен югалткан. Моннан тыш, XXI гасырның икенче дистәсендә кварталның XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган шәһәр төзелеше мохиты да юкка чыккан, бу йортның шәһәр төзелеше ягыннан да әһәмияте бетүгә китергән. Бу йорт Русиянең Урал төбәге өчен хас агач корылма, нинди дә булса архитектура стиле билгеләре ачык беленеп тормый, үзе төзелгән вакыттагы декоратив бизәлеше дә юк дип нәтиҗә ясаган эксперт.

Башкорстан язучылар берлеге дә Зыя Камали йортын саклау кирәк түгел дип белдергән. Экспертка юллаган хатында берлек рәисе бу йортта төрле елларда вакытлыча Мәҗит Гафури һәм Сәйфи Кодаш яшәгәнлеге әйтелә, ләкин шул ук вакытта Зыя Камали йорты үзе тарихи-мәдәни кыйммәткә ия түгел диелә.
Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина Азатлыкка әлеге эксперт карары нигезендә Зыя Камали йортын сүтәргә мөмкиннәр дип сөйләде.

Экспертизага ризасызлык белдерү өчен бирелгән вакыт 25 мартта тәмамлана.
"Экспертиза бу йортта алты елдан артык, 1917-1923 елларда башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури яшәгәнлеген раслый. Ләкин эксперт монда Гафуриның яшәве йортка истәлек буларак кыйммәт өстәми дип белдерә. Шул ук вакытта эксперт Мәҗит Гафури бу йортта яшәгәндә нинди әсәрләрен язганлыгын карап чыгарга да теләмәгән" дип сөйләде Мәүлимшина.

Бу йортта яшәгәндә Мәҗит Гафури инкыйлабны каршы алган, 1921-1922 ел ачлыгын кичергән, "Кеше ашаучылар", "Эшче" поэмаларын, "Кыр казы", "Наемник", "Алтынчәч", "Солдат хатыны" хикәяләрен язган, "Ачлык тырнагында" җыентыгын бастырган һәм аның өчен алган гонорарын бөтенләе белән ачларга ярдәм фондына күчергән дип искәртте активист.

1923 елда Зыя Камали йорты урнашкан Никольская урамына Мәҗит Гафури исеме бирелә.

Эльза Мәүлимшина Азатлыкка сөйләгәнчә, ул Русия мәдәният министрына әлеге экспертка рәсми шикаять бирергә җыена, һәм әгәр Башкультнаследие әлеге экспертизаны раслый икән, аның гамәлләренә дә шикаять итәргә тели. Канунга ярашлы, халыктан ризасызлык очраклары күп килсә, Башкультнаследие теләсә-кайсы дәүләт экспертизасын эшләп бетерү өчен кире җибәрергә яки аны кире кагарга хокуклы.

Моннан тыш, Эльза Мәүлимшина бу көннәрдә альтернатив экспертиза нәтиҗәләрен алачак. Бу экспертизага ул үзе заказ биргән иде. Тикшерү өчен акчаны иҗтимагый активистлар җыеп бирде.

Мәүлимшина сүзләренчә, әлеге экспертизаны Русиядә яшәүче һәркем шикаять итә ала. Бу йортта яшәүчеләр үзләре дә йортның мәдәни мирас объекты статусын саклап калуы яклы дип сөйләде ул.

Йорт федераль акчаларга торгызылачак, республикадан да, аерым кешеләрдән дә акча таләп ителмәяәчәк дип өсти активист.

Уфадагы Зыя Камали йорты үз вакытында күп кенә тарихи шәхесләр торуы белән данлыклы. Монда атаклы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры, Уфаның Беренче һәм Икенче Җәмигъ мәчетләре имам-хатыйбы, Русия мөселманнарының Үзәк диния назәрәте казые Зыя Камали, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури, Салават Юлаев бүләге иясе, язучы Сәйфи Кудаш үз гаиләсе белән яшәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG