Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановка халыктан татар телендә мөрәҗәгатьләр саны 2,5 тапкыр кимегән


Татарстан президенты хөкүмәт бинасында утыра
Татарстан президенты хөкүмәт бинасында утыра

2020 елда бары 914 мөрәҗәгать татарча булган, 2019 елда исә татарлар 2320 тапкыр туган телләрен кулланган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәсми мөрәҗәгатьләр вакытында Татарстан халкы татар телен сирәгрәк куллана башлаган. Бу Татарстан президентының халыктан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү идарәсе чыгарган хисаптан күренә. Татар телендәге хатлар 2,5 тапкыр кимегән. 2020 елда 914 мөрәҗәгать татарча килсә, 2019 елда бу сан 2320 булган, 2018 елда исә 2740 тапкыр татар теле кулланылган. Миңнехановка халыктан 2020 елда кергән мөрәҗәгатьләрнең 2,1 проценты гына татарча ясалган.

Гомуми саннарга килгәндә, 2020 елда халыктан Татарстан президентына килгән моң-зарлар 11 процентка арткан. Барлыгы 43 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, узган елда бу сан 39 меңгә якын булган.

Быел президентка коронавирус чикләүләре сәбәпле мөрәҗәгатьләр күп булган диелә. Татарстан халкы битлек һәм бармакча киюне таләп итүгә ризасызлык белдергән, изоляция тәртибенә каршы чыккан. Акча һәм азык-төлек белән ярдәм итүне сораучылар да булган. Кырык меңнән артык мөрәҗәгатьтән бары бер проценты гына уңай хәл ителгән, мөрәҗәгатьләрнең төп өлешен башка оешмаларга юллаганнар диелә.

Аннан алда Татарстан президентының эшмәкәр хокукларын яклау вәкиле Фәрит Габделганиев 2020 елда Татарстан эшмәкәрләреннән мөрәҗәгатьләр 10 тапкырга артты дип хәбәр иткән иде. 2019 елда 1,8 мең эшмәкәр мөрәҗәгать иткән булса, 2020 елда аларның саны 18 меңгә якынлашкан. Эшмәкәрләрнең күбесе банклар белән аңлашылмаучанлыкка зарланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG