Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырымда чит ил кешеләренә җир сатып алуны тыйган өчен Русияне халыкара хокук бозуда гаепли


Кырым, Бакчасарай районы.
Кырым, Бакчасарай районы.

Европа берлегенең тышкы сәясәт хезмәте Русия президенты Владимир Путинның Кырымның һәм Акъярның күпчелек өлешендә чит ил ватандашларына җир сатып алуны тыючы боерыгын тәнкыйтьләп чыкты. Бу турыда белдерү оешманың сайтында дөнья күрде.

"Европа берлеге Кырым ярымутравының Русия тарафыннан канунсыз рәвештә аннексияләнүен танымый, бу халыкара хокукны ачыктан-ачык бозу булып тора. Шуңа күрә Европа берлеге бу боерыкны танымый һәм аның гамәлгә керүен аннексияләнгән ярымутрауны Русиягә мәҗбүриләп интеграцияләүнең тагын бер омтылышы дип саный. Кырым – Украинаның бер өлеше" диелгән белдерүдә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Кырымда җир биләүне тыю халыкара һуманитар хокукны боза, чөнки ул төбәктә яшәүчеләрне Русия ватандашлыгы алырга мәҗбүр итә. "Бу милек хокукыннан мәхрүм итүгә китерә" диелә белдерүдә.

2020 елның мартында Владимир Путин чит ил ватандашларына Кырым һәм Акъярның чикләре янында җирләр биләүне тыючы боерык чыгарды. Аерым алганда, Ялта, Керич, Евпатория, Судактагы җирләргә карата тыю кертелде. Боерык 2021 елның 20 мартында көченә керде.

2020 елның апреленә булган мәгълүматка карый, президентның бу боерыгы 11,5 мең җир кишәрлегенә кагылган. Бу җирләрләрнең хуҗалары арасында 55 илнең ватандашы бар, аларның күпчелеге – Украина ватандашлары.

Кырым автоном республикасындагы Украина президенты вәкиллеге Путинның Кырым җирләре турында боерыгын "хәрби җинаять" дип атады.
Крымтатар халы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Путинның аннексияләнгән Кырымда җирләрне сатуны тыючы боерыгы кырымтатар халкы өчен "чираттагы фаҗига" булачак диде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG