Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор социаль челтәрләрдә теркәлгәндә паспорт мәгълүматын таләп итәргә тели


Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров.
Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров.

Кулланучыларның паспорт саннарын, яшәү адресын, телефон номерын, электрон почта адресын соратып алу тәкъдим ителә.

Роскомнадзор социаль челтәрдә һәм мессенжерларда теркәлгән вакытта кулланучыдан аның паспорт мәгълүматларын, тору адресын, телефон номерын һәм электрон поста адресын сорату турында боерык әзерләгән. Шундый документ өлгесе булуына Коммерсант игътибар иткән.

"Хосусый мәгълүмат турында" канунга төзәтмәләрнең бер өлеше мартта гамәлгә керде. Канунга ярашлы, социаль челтәрләр кулланучылар турында мәгълүматны аларның ризалыгынннан башка тарата алмый. 1 июльдән башлап социаль челтәрләр кулланучыларның шәхси мәгълүматын эшкәртергә ризалык алырга тиеш була.

Операторлар бу ризалыкны үз платформалары аша яки Роскомнадзорның бердәм мәгълүмат системы (ЕИС) аркылы алырга мөмкин. Кулланучы кайсы платформа аша ризалык бирергә икәнен үзе хәл итә.

Мәгълүмат ЕИС аркылы бирелсә, махсус формага кулланучының исем-фамилиясе, паспорт саннары, яшәү урыны адресы, телефон номеры һәм электрон почтасы кертелә. Аннары бу мәгълүмат дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерелә.

Социаль челтәрнең үз платформасы аша теркәлгәндә нинди мәгълүмат соралачагы турында Роскомнадзор боерыгы өлгесендә әйтелми диелә.

Төзәтмәләрне әзерләгән депутат Антон Горелкин ("Бердәм Русия") аңлатканча, Роскомнадзор тәкъдиме беренче чиратта социаль челтәрләр һәм мессенджерларны күздә тота. Социаль челтәрләр бу таләпләрне үтәмәгән очракта аларга 100 мең сумга кадәр штраф каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG