Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе 31 гыйнвар протестында катнашкан пенсионерга штрафын шул килеш калдырган


Анатолий Шерстобитов
Анатолий Шерстобитов

Анатолий Шерстобитовка хакимияткә каршы язу тотып ялгыз пикетка чыккан өчен 10 мең сум штраф сугылган иде. 

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе 31 гыйнварда Навальныйны яклап протестта катнашкан 75 яшьлек Анатолий Шерстобитовның штраф җәзасын гамәлдә калдырган. Пенсионер Уфадагы телеүзәк янына чыгып, "Хакимият, Ирина Славинаның үз-үзен яндыруы өчен җавап бир. Киләсе – Навальный" дигән язу тотып торган. Аны шундук полиция тоткарлаган.

Уфадагы 2нче санлы полиция бүлегендә тутырылган административ беркетмәдә "ул гамәлдәге хакимияткә теләктәш түгел һәм Навальныйны азат итүләрен тели" дип язганнар.

10 февральдә Шерстбитовның эше Уфаның Калинин районы мәхкәмәсендә каралды. Хөкемдар пенсионерны митинг уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепле дип табып, 10 мең сум штраф карары чыгарган иде. Анатолий Шерстобитов бу карарны Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Мәхкәмәләр барышында Шерстобитов гаебен танымавын, Русия Конституциясенең 31нче маддәсе ватандашларга тыныч рәвештә һәм коралсыз җыелу хокукын гарантияли дип искәрткән.

"Мондый белдерүләрдән соң мәхкәмә бары гаепле дигән карар гына чыгара инде, әлбәттә. Югары мәхкәмә хөкемдары хәтта штраф күләмен дә киметмәде – Шерстобитовның пенсиясе нибары 16 мең сум. Хөкемдар аңа штрафны өлешләп түләүне сорап гариза язарга гына киңәш итте" дип сөйләгән Idel.Реалиигә Навальныйның Уфадагы штабы юристы Федор Телин.

Юрист сүзләренчә, штаб Анатолий Шерстбитовка Страсбург мәхкәмәсенә шикаять бирергә һәм штрафны түләргә ярдәм итәчәк.

Беренче мәхкәмә 10 мең сум штраф салгач, пенсионер "Эхо Москвы Уфа"га бу акчаның зур булуын әйткән иде.

Хатыным хастаханәдә дәвалана, көн саен аның янына барып йорим дигән иде ул.

"Минем өчен һәр тиен чутлы, ә монда 10 мең сум. Без икебез дә балалар йортында үстек, беркемебез дә юк" дигән Шерстобитов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG