Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада хакимият коммуналь түләүләр артуына каршы митингны килештермәгән


Уфада йортларны җылыту бәясе артуга каршы “СтопБашРТС” оешмасының беренче утырышында катнашучылар. 2020 ел, февраль ае.
Уфада йортларны җылыту бәясе артуга каршы “СтопБашРТС” оешмасының беренче утырышында катнашучылар. 2020 ел, февраль ае.

Башкортстан хөкүмәте коммуналь түләүләр артуына каршы митингны коронавирус сәбәпле тыйган.

Башкортстанда фатирларны ягып җылыту бәяләренең югары булуына каршы 4 апрельгә планлаштырылган митингны хакимият килештермәгән. Митинг уздыру теләге турында хәбәрне "СтопБашРТС" хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Иван Апаев Башкортстан хакимиятенә сишәмбе җибәргән булган. Чарада бер меңгә кадәр кеше катнашыр дип фаразланган. Бүген Апаевка митингны уздыру тыелуы турында җавап килгән дип хәбәр итә "Эхо Москвы Уфа".

Хакимият үз җавабында COVID-19 пандемиясе сәбәпле республикада югары әзерлек тәртибе хөкем сөрүен искәрткән.

"Митингны башка вакытта, уңайлырак чакта уздырырга киңәш иттеләр. Димәк, 27 мартта Денис Мәйданов чыгыш ясаячак концертны уздырырга була. Денис Мәйданывның тамашачысыннан микроблар үләдер мөгаен" дигән Апаев.

Денис Мәйдановның концерты "Табибларга рәхмәт -3" дип атала, ул урыс драма театры каршында узачак. Концертны оештыручылар арасында "Бердәм Русия" фиркасе дә бар.

Моңа кадәр Башкортстандагы тагын берничә иҗтимагый-сәяси берләшмә дә митинглар уздыру хакында хакимияткә хәбәр биреп караган иде. Аерым алганда, "Республика", "Яңа социализм өчен", КПРФ фиркасе һәм Башкортстан дәүләт җыены депутаты Дмитрий Чувилин митинг уздырырга теләде. Аларга төрле сәбәпләр белән рөхсәт бирелмәде. Сәбәпләр арасында коронавирус чикләүләре дә күрсәтелде, шулай ук митинг уздырырга мөмкин булган мәйданчыклар буш түгел дип тә әйтелде.

Шул ук вакытта ел башыннан Уфада берничә киңкүләм чара узды. Навальныйны яклап килешенмәгән йөреш вакытында шәһәрдә башкорт экстрадасы җырчылары катнашында ике концерт оештырылды.

Узган елның 11 октябрендә Республика көне уңаеннан зур концерт үтте, анда берничә дистә кеше җыелды диелде. Ул вакытта "Табиблар берләшмәсе" һәм "Действие" бәйсез һөнәри берләшмәләре пандемия чорында киңкүләм чара уздыруга каршы чыккан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG