Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Республика" хәрәкәтенә репрессияләргә каршы митинг рөхсәт ителмәгән


"Республика" лидерлары Урал Байбулатов (с), Руслан Нуртдинов.
"Республика" лидерлары Урал Байбулатов (с), Руслан Нуртдинов.

Уфа шәһәре мэриясендә митинг узасы мәйданчыкта башка чара планлаштырылган дигәннәр.

Башкортстанда яңа оешкан "Республика" сәяси хәрәкәтенә Уфада сәяси репрессияләргә каршы митинг оештыруны рөхсәт итмәгәннәр. Митинг буласы урында башка чара узачак дигәннәр. Бу турыда "Эхо Москвы Уфа"га "Республика" активистларының берсе Михаил Рафиков хәбәр иткән. Митингны килештермәү турында җавапны Уфа шәһәре вице-мэры Рөстәм Газизов имзалаган диелә.

Аннан алда Башкортстан дәүләт җыены – Корылтай депутаты Дмитрий Чувилинга да 23 февральдә митинг уздыруны рөхсәт итмәделәр. Депутатка моны коронавирус белән бәйле чикләүләр белән аңлатканнар.

"Республика" репрессияләргә каршы митингны 21 февральдә "Химик" мәдәният йорты каршында уздырырга теләгән. Әмма мэрия бу көнне шул ук урында башка чара узачак дигән. Хатта шулай ук ачык чаралар уздырылырга мөмкин булган башка бөтен мәйданчыкларда да чаралар планлаштырылган дип язылган. Бу нинди чаралар булачагы әйтелмәгән.

"Безгә бөтен әйбер дә махсус тыела дип ышанып әйтеп була. Игътибар итегез – Чувилин да 23енә биргән иде, ләкин аны да кире кактылар. Тик сәбәбе коронавирус белән бәйле дип күрсәтелде, ә минем очракта – бөтен мәйданчыкларның инде алынган булуы белән. Бездә нинди хәлләр булып ятуы турында уйланырга кирәк" дигән Рафиков.

Аннан алда "Республика" хәрәкәтенә 14 февральдә митинг уздыруны тыйганнар иде. Анысында хакимият митинг турында алдан әйтеп кую кагыйдәләрен бозуны сәбәп итте. Дүшәмбедә Рөстәм Газизов "Эхо Москвы Уфа" эфирында бу хата төзәтелсә, "Республика"га чара уздыру килештереләчәк дип белдергән иде.

Кичә Казан мэриясе КПРФка 23 февральдә шәһәр үзәгендә уздырырга планлаштырылган протест акциясен тыйган. Шәһәр башкарма комитеты аппараты башлыгы Евгений Варакин кул куйган хатта Русия баш санитар табибының "киңкүләм чаралар уздыруны чикләргә" кушуы турында искәртелә дип яза Коммерсант.

4 февральдә Казан хакимияте опозициягә "тоткарлаулар һәм репрессияләргә каршы" митингка рөхсәт бирде. Чара Казан Кирмәне янында, Меңъеллык мәйданында планлаштырылган. Анда 200 дән артык кеше килә алмый, катнашучыларга 1,5 метр ара калдыру таләбе куела.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алксей Навальныйның көрәштәше Леонид Волков 14 февральдә русияләрне "башка форматтагы" протест акциясендә катнашырга чакырды. Кичке сәгать сигездә урамга чыгып, телефон яктырткычларын кабызу тәкъдим ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG