Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленә урын тапмаган Казанның иң зур сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылды


Бүгенге көндә "Тандем" һәм "Южный" сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр ачу эше алып барыла.

Бүген Казанның иң зур сәүдә үзәге – KazanMallда намаз бүлмәсе ачылды. Сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен ачу тәкъдиме белән Русия мөселман эшкуарлар берләшмәсе (Ассоциация предпринимателей мусульман РФ) чыкты. Сәүдә үзәге өчен намаз бүлмәсе проекты узган елның декабрь аенда әзер иде. Әмма, мөселман эшкуарлары сүзләренчә, мондый бүлмәләрне ачу – чыгымлы эш, шуңа күрә алар финанс ярдәм итү үтенече белән халыкка чыккан.

Гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм эшмәкәрләр хокуклары вәкиле, Татарстан президенты ярдәмчесе Фәрит Абдулганиев катнашты.

Узган елның ноябрендә Русия мөселман эшкуарлар берләшмәсе рәисе Айдар Шаһимәрданов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның зур сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләрен оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Шул ук вакытта Шаһимәрданов мөселман эшмәкәрләр намаз бүлмәләрен әзерләү эшләрен, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстенә алачак, дип белдерде. Татарстан президенты бу тәкъдимне хуплады һәм республика мөфтие Камил Сәмигуллинга гыйбадәт бүлмәләре кирәк булган сәүдә үзәкләре исемлеген булдырырга кушты.
Шуннан соң Русия мөселман эшкуарлар берләшмәсе Казан сәүдә үзәкләрендә намаз бүлмәләре булдырыр өчен акча җыя башлады.

Оештыручылар сүзләренчә, узган елның октябрь аенда "Сувар Плаза" сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылган. Бүгенге көндә "Тандем" һәм "Южный" сәүдә үзәкләрендә намаз укыр өчен бүлмәләр ачу эше алып барыла. Бу проектны Мөселман эшкуарлар берләшмәсе "С верой в будущее" хәйрия фонды белән берлектә тормышка ашыра. Проектка ярдәм итәргә теләүчеләр әлеге хәйрия фондына акча җибәрә ала.

Мөселман эшкуарлар билгеләп үткәнчә, якын арада намаз бүлмәләрен Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә дә ачу күздә тотыла.

Узган елның декабрь аенда ачылган Казанның иң зур KazanMall сәүдә һәм ял үзәгендә Татарстанның ике дәүләт теленең берсе булган татар теленә бөтенләй диярлек урын бирелмәгән. KazanMall – UD Group ширкәте проекты. Ноябрьдә техник ачылыштан соң үзәктәге элмә такталарда, язуларда татарчага урын бирелмәве җәмәгатьчелектә зур шау-шу китереп чыгарды. Азатлык соравыннан һәм татар активистларының хатлар язуыннан соң рәсми ачылышка үзәк хуҗалары бинадагы бары өч төрле элмә тактага гына татарчаны да өстәп куйган. Аларның беренче икесе үзәккә кергән өлештәге сәламләү һәм хушлашу сүзләре булса, өченчесе үзәк коридорларындагы бәдрәфкә юл күрсәткән кайбер элмә такталар.

Намаз уку бүлмәсенә күрсәткеч тә урыс телендә генә "комната для намаза" дип язып куелган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG