Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльза Мәүлимшина Зыя Камали йорты тарихи кыйммәткә ия түгел дип тапкан экспертизаны шикаять итте


Эльза Мәүлимшина

Активист экспертиза белән риза булмавы турында хатны Башкортстан республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе башлыгына юллаган.

Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы, Русия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең (ВООВПиК) Башкортстан бүлеге җитәкчесе Эльза Мәүлимшина Уфадагы Зыя Камали йортын мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия түгел дип тапкан экспертизаны шикаять итте. Әлеге экспертизаны Екатеринбурдан ялланган эксперт Людмила Токменинова башкарган иде.

Шикаятьне ул Башкортстан мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе башлыгы Олег Полстовалов исеменә юллаган.

Эксперт Токменинова Зыя Камали йорты тарихи кыйммәткә ия түгел дип тапкан иде. Әлеге экспертиза нигезендә Зыя Камали йортын сүтәргә мөмкиннәр.

Экспертизага Людмила Долгова дигән хатын заказ биргән диелде.

Экспертизада әйтелгәнчә, ХХ гасыр дәвамында файдалану вакытында йортның тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәрткәннәр, шуңа күрә ул тарихи кыйммәтен югалткан. Моннан тыш, XXI гасырның икенче дистәсендә кварталның XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган шәһәр төзелеше мохиты да юкка чыккан, бу йортның шәһәр төзелеше ягыннан да әһәмияте бетүгә китергән. Бу йорт Русиянең Урал төбәге өчен хас агач корылма, нинди дә булса архитектура стиле билгеләре ачык беленеп тормый, үзе төзелгән вакыттагы декоратив бизәлеше дә юк дип нәтиҗә ясаган иде эксперт.

Эльза Мәүлимшина үзенең җавап шикаятендә эспертның әлеге дәлилләре дөреслеккә туры килми дип белдерә. Аның сүзләренчә, эксперт кварталның да, өйнең дә тарихын чагылдырган документларны өйрәнмәгән. Эксперт Токменинова хәтта Никольская урымының исеме Мәҗит Гафури исеменә үзгәртелгәнен дә белми, шуңа күрә Зыя Камали беркайчан да Мәҗит Гафури урамында яшәмәгән дип белдерә. Эксперт 1937 елга кадәр Зыя Камали яшәгән йорт сүтелгән дип саный.

Эльза Мәүлимшина Зыя Камали гаиләсенең ике йорты булганын искәртә. Берсе керем китерү йорты буларак файдаланылган, анда Камали гаиләсе туганнары, шәкертләр һәм "Галия" мәдрәсәсе мөдәррисләре яшәгән. Бу йортлар хәзерге Мәҗит Гафури урамы, 83нче йорт адресы буенча һәм Мәҗит Гафури урамы, 89нчы йорт адресында урнашкан. Бу турыда Сәйфи Кодашның кызы Сөембикә Кодашева да үзенең китабында язган. "Зыя Камали гаиләсе Никольская урамы, 89нчы йортта торган (хәзер Мәҗит Гафури урамы)" диелгән китапта. Эксперт бу мәгълүматны исәпкә алмаган, дигән Мәүлимшина.

Токменинова бу йортта алты елдан артык, 1917-1923 елларда башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури яшәгәнлеген раслый. Тик ул шагыйрьнең язган әсәрләре исемлеген дә өйрәнмәгән, бу йортта торган вакытта тудырган әсәрләре исемлеген карамаган, ул әсәрләрнең кыйммәтен белми, Мәҗит Гафурины Башкортстаннның беренче халык шагыйре исеме белән бүләкләнүдә аларның роленә дә бәя бирмәгән дип искәртә хат авторы. Бу йортта яшәгәндә Мәҗит Гафури инкыйлабны каршы алган, 1921-1922 ел ачлыгын кичергән, "Кеше ашаучылар", "Эшче" поэмаларын, "Кыр казы", "Наемник", "Алтынчәч", "Солдат хатыны" хикәяләрен язган, "Ачлык тырнагында" җыентыгын бастырган һәм аның өчен алган гонорарын бөтенләе белән ачларга ярдәм фондына күчергән дип искәртә активист.

Токменинова шулай ук Сәйфи Кодашның гомер юлын, әсәрләре белән танышмаган, бу йортта яшәгәндә язган әсәрләре исемлеген барламаган ди Мәүлимшина. Бу йортта Сәйфи Кодашның иң танылган китаплары басылып чыккан, атаклы поэмалары язылган ди ул.

Мәүлимшина эксперт чыгарган нәтиҗәләр формаль булуын әйтә. Экспертизада заказчы биргән документлар гына кулланылган. Экспертизада объективлык юк, тикшеренүләр һәр яклап һәм тулы күләмдә башкарылмаган, шуңа күрә нәтиҗәләр дөрес була алмый, эксперт истәлекләрне саклау дәүләт органына хаталы мәгълүмат биргән дип нәтиҗә чыгарган Мәүлимшина хатында.

Мәүлимшина Азатлыкка халыктан ризасызлык очраклары күп килсә, Башкультнаследие теләсә-кайсы дәүләт экспертизасын эшләп бетерү өчен кире җибәрергә яки аны кире кагарга хокуклы дип сөйләде. Экспертизага ризасызлык белдерү өчен бирелгән вакыт 25 мартта тәмамлана диде ул.

Моннан тыш, Эльза Мәүлимшина бу көннәрдә альтернатив экспертиза нәтиҗәләрен алачак. Бу экспертизага ул үзе заказ биргән иде. Тикшерү өчен акчаны иҗтимагый активистлар җыеп бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG