Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйнварда Татарстан кеше үтерүләр саны белән Русиядә алга чыккан


2021 елның беренче аенда Татарстанда 31 үтерү булган.

Русия баш прокуратурасы төбәкләрдә 2021 елның гыйнвар аенда кылынган үтерүләр санын әйтте. Беренче урында Татарстан – гыйнварда 31 кеше үтерү очрагы булган. Бу 2020 елның гыйнвары белән чагыштырганда өчтән бер тапыр күбрәк дип яза ТАСС баш прокуратура хәбәренә нигезләнеп.

Икенче урында Краснярски крае – 26 үлем, Кемерово өлкәсе – 24 үлем очрагы. Татарстанда мондый төр җинаятьләр саны арткан вакытта, әлеге ике төбәктә алар кимегән.

Русия күләмендә гыйнварда 774 кеше үтерү һәм үтерүгә омтылу очрагы булган, узган елда 723 тапкыр шундый җинаять кылынган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG