Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медуза: "Бердәм Русия" дума сайлаулары алдыннан алдагыч сайтлар булдырмакчы


"Бердәм Русия" фиркасенең Мәскәү бүлеге сайлауларга әзерлек стратегиясе төзегән, төрле алымнар кулланып, фирка шәһәрдә 40 процент тавыш җыярга өметләнә дип яза медиа.

Мәскәүдә "Бердәм Русия"нең рейтингы түбән булуга карамастан, фирканең шәһәрдәге бүлеге сайлауга кеше килү 35 процент булу шартларында 40 процент тавыш алырга өметләнә. Бу фирканең Мәскәү бүлеге сайлауга әзерлек стратегиясендә күренә дип яза "Медуза".

Аерым алганда, хакимият фиркасе Алексей Навальный штабы уйлап тапкан "Акыллы тавыш бирү" системына каршы үзләренең "Акыллы тавыш" дип аталган алдавыч сайтлары һәм ботларын эшләргә җыеналар. Шул рәвешле, Интернет кулланучылар игътибарсыз булып, чын сайт урынына ялган ресурска кереп тавыш бирер дип өметләнәләр. Моннан тыш, "Бердәм Русия" оппозиция фиркаләрен эченнән таркату эшен алып барырга, фиркаләр арасында ызгыш оештырырга, "оппозиция чараларын кәмиткә" әйләндерергә уйлый.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең сайлау урыннарына килүләрен контрольдә тотачаклар, моның өчен махсус "Полный вперед" дип аталган проект булачак диелә.

Узган сайлауларда "Бердәм Русия" ил күләмендә фирка исемлекләреннән 54 процент (140 урын) һәм бер мандатлы бүлгеләрдән 203 урын алды. Мәскәүдә бары тик 38 процент кына җыя алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG