Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фидан Гафаров үзенә татар театры спектаклендә уйнарга рөхсәт ителмәвен сөйләде


Фидан Гафаров.
Фидан Гафаров.

Моңа башкорт театры мөдире каршы чыккан.

Татарстан һәм Башкортстан халык артисты Фидан Гафаров Уфаның "Нур" татар театрында уйнарга рөхсәт итмәгәннәр. Бу хакта бүген ул Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрының Казанда узачак гастрольләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

"Мин татар театры белән килешү төзешеп, бераз финанс ярдәм дә кирәк бит, "Нур" театрының бер спектаклендә бер рольне уйнамакчы идем. Бик янып йөри идем. Әмма дә ләкин Иршат Фәйзуллин (Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры мөдире) туктатты. "Син нәрсә, башкорт театрын инкарь итәсеңмени?" диде. Хәзер журналистлар җыелачак, болай ярамас диде. Аннан мин туктап калдым", диде Гафаров.

Гафури театры мөдире Иршат Фәйзуллин бу уңайдан үз аңлатмасын китерде.

"Башкорт драма театры дисәләр, иң элек сезне һәм Нурия Ирсаеваны күз алдына китерәбез. Аларның язмышлары, тарихлары театрның үсеше белән бәйләнгән. Шуңа күрә мин һич кенә дә Фидан Сафичны "Нур" театрында күрәсем килми һәм күрмим", дип аңлатты үз карарын Иршат Фәйзуллин.

Шул ук вакытта Фәйзуллин мондый таләп башка артистларга кагылмый дип тә белдерде.

13-17 апрель көннәрендә Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрының Казанда гастрольләре узачак. Спектакльләр Камал театрында күрсәтеләчәк. Башкорт театрының артисты Алмаз Әмиров ике премьера китерәчәкләрен сөйләде.

"Репертуар турында уйлаганда тамашачыны да уйлыйбыз. Ничек "Бәхет хакын" алып килмисең? Фидан Гафаровны шул тикле көтәләр бит. Шул ук вакытта җитди әйберләр дә алып киләсе килде. Өр яңа әйберләрдән – хореограф Алина Мостаева беләнре режиссер Айрат Әбушахманов чыгарган Николай Крашенинников башкорт кызы турында язылган повесте нигезендә эшләнгән "Амелия" спектакле. Аны кече сәхнәдә күрсәтәчәкбез. "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен дә тамашачы көтә. Бу әсәр белән без бөтен Русияне йөреп чыктык. Мостай Кәримнең "Кыз урлау" әсәрен яңача куйдык. Шулай ук Михаил Рощинның "Яшь гаилә фатир эзли" премьерасы булырга тора. Аны да алып килергә уйлыйбыз", диде ул.

Казан тамашачысына барлыгы 6 спектакль тәкъдим ителәчәк. Әсәрләр Айрат Әбушахманов һәм Илсур Казакбаев тарафыннан сәхнәләштерелгән. Гастрольләргә Татарстан һәм Башкортстан халык артисты Фидан Гафаров киләчәк.

Соңгы тапкыр Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының гастрольләре Казанда ике ел элек узды. Ул вакытта тамашачыга 6 спекталь тәкъдим ителде, алар арасында Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектакле дә бар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG