Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Идел буендагы ачлыкка багышланган махсус сайт теркәгән


Татарстанда 1921-1923 елларда төшерелгән фото.
Татарстанда 1921-1923 елларда төшерелгән фото.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары 1921 елгы ачлык вакыйгаларын җәмәгатьчелеккә якыннан таныту максатыннан 1921.tatar сайтын теркәгән. Сайт тулы көченә 30 августка кадәр эшләп китәр дип планлаштырыла.

1921.tatar сайты 25 мартта теркәлгән. Ачлык турындагы сайтның төп теле татарча булачак, шулай ук урысча һәм алга таба инглиз теленә дә тәрҗемәләр булачак.

Бу хакта Азатлыкка берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин җиткерде.

"Без берлек буларак 2021 елны 1921 елгы ачлык корбаннары елы дип игълан иткән идек. Бүген төп проблем - бу ачлык турында халкыбызның күпчелегенең белмәве. Шуңа күрә төп максатыбыз киң аудиториягә йөз ел элек булган ачлык турында сөйләү", дип белдерде.

Нәбиуллин шушы сайт белән 1921 елгы ачлык турында чыккан мәгълүматларны бер урында туплау икәнен дә әйтте.

"Сайтта ачлык корбаннарының, балаларының, оныкларының истәлекләренә дә урын бирәчәкбез. Милләтебезнең ачлыктан нинди зыян күргәнен, ничек тәэсирләнгәнен күрсәтәсебез килә. Иң мөһиме, ачлык кичергән шәхесләр тарихы аша бөтен милләтебезнең тарихын, фаҗигасен җәмәгатьчелеккә җиткерәсебез килә", дип белдерде милли активист.

Сайтта ачлык турында мәгълүматлардан тыш, фотогалерея да булачак. Ачлыкка багышланган әдәби әсәрләрне дә сайтка урнаштыру ниятләнә.

Сайтны кору чыгымнары 35-40 мең сумга төшәр дип уйланыла. Еллык чыгымнары ике мең сумнан артмас дип көтелә. Хәзер акча җыю эше башланган. Сайт быелның 30 августыннан да соңа калмыйча эшли башлар дип уйланыла.

Наил Нәбиуллин, сайтны эшләтеп җибәрү өчен акча җыюдан тыш, иң зур эшнең ачлык материалларын туплау булуын җиткерде.

"Без моннан халкыбызга, галимнәребезгә, бу тема белән шөгылләнүче җәмәгатъ эшлеклеләренә, журналистларга мөрәҗәгат итәбез. Сайтка материаллар җыюның төп проблемы - ачлык темасының бик аз өйрәнелгән булуында. Белгечләр дә күп түгел дип беләм. Материаллар тамчылап тамчылап җыелыр дип ышанам", дип белдерде "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

22 мартта "Азатлык" татар яшьләре берлеге Идел буенда булган ачлыкка 100 ел тулу уңаеннан 2021 елны ачлыкта корбан булганнарны искә алу елы дип игълан иткән иде һәм әлеге уңайдан Казанда һәйкәл ачуны һәм музей булдыруны да сорады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG