Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: СМА авыруларына дару бирмәгән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына җинаять эше ачылган


Авыру баласына дару сорап Татарстан хөкүмәте бинасы янына чыккан Елена Кузнецова, 10 март 2021
Авыру баласына дару сорап Татарстан хөкүмәте бинасы янына чыккан Елена Кузнецова, 10 март 2021

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе һәм Татартстан прокуратурасы тикшерү эшләре алып бара диелә.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе СМА (спиналь мускул атрофиясе) авырулы балаларның дару белән тәэмин ителмәве сәбәпле, республика сәламәтлек саклау министрлыгына карата җинаять эше ачкан. Бу турыда Znak.com басмасына Арчада яшәүче Алсу Галиуллина белдергән, моны Буада яшәүче СМА авырулы бер баланың әнисе дә раслаган.

Алар белдерүенчә, хәзер тикшерүчеләр шундый авыру балаларның әти-әниләрен сораштыра. Znak.com шулай ук балаларны дару белән тәэмин иту турында мәхкәмә карарларын гамәлгә ашырырга тырышкан мәхкәмә тәфтишләрен сораштырулар турында да яза.

Басманың куәт структураларындагы чыганагы андый тикшерү баруын раслаган. Җинаять эше Русия җинаять кодексының 293нче маддәсенең 1нче бүлеге ("Ваемсызсык") нигезендә 17 мартта ачылган диелә. Түрәләр 315нче маддә ("Мәхкәмә карарын үтәмәү") нигезендә тикшерелә. Тикшерү барышын Русия тикшерү комитетының үзәк идарәсе үз контроленә алган.

Шулай ук Татарстан прокуратурасы да тикшерү эшен башлаган. "Алар район прокурорларына СМАлы барлык балалар турында мәгълүмат һәм документлар тупларга кушкан", ди Алсу Галиуллина. Арча прокуратурасы аның үзен дә сораштырган. Балаларга диагнозны кайчан һәм кем куйганлыгы, ата-аналарның дәвалауны сорап кайчан мөрәҗәгать иткәнлеге һәм сәламәтлек саклау министрлыгының ул мөрәҗәгатьләрне нигә кире кагуы белән кызыксынганнар.

Татарстан прокуратурасы әлеге авыру балаларга кирәкле даруларны сатып алу өчен респупблика сәламәтлек саклау министрлыгына өстәмә акча бирү таләбен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка 2020 елның июль һәм ноябрь айларында ук юллаган, әмма бу таләп үтәлмәгән дип яза басма. Шуннан соң прокуратура җинаять тикшерүе башлау мәсьәләсен күтәргән.

"Реальное время" үз чыганагына таянып белдерүенчә, тикшерү эше инде күптәннән башланган, әмма тикшерү комитеты бу мәгълүматка аңлатма бирүдән баш тарткан.

Татарстанда хәзер СМА авырулы 28 бала яши. Азатлык аларның ата-аналарының үз балаларына тиешле "Спинраза" даруын алу өчен мәхкәмә юлларын таптавы турында элегрәк язган иде. 10 мартта берничә шундый гаилә дарулар бирүне таләп итеп Татарстан хөкүмәте бинасы янына пикетларга да чыкты. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева алар белән очрашып сөйләште һәм ул дару апрель азагына булачак дип вәгъдә итте.

СМА – сирәк очрый һәм тиз көчәя торган авыру. Бу авыру булганда мускуллар гәүдәне тота алмый. Авыру көчәйгән саен, кеше үрмәләми, йөрми, башы хәрәкәт итми, ул хәтта ризыгын йота алмый башлый, даими медицина аппаратларына тоташтырыла. Шул ук вакытта акыл сәләте үз көчендә кала. Акрынлап чир йөрәк мускулларына да барып җитә һәм ул эшләүдән туктый. Вакытында дәвалаганда, авыруның үсешен туктатырга, хәтта пациентның хәлен күпкә яхшыртырга була. Моның өчен "Спинраза" даруы гына кирәк. Федераль антимонополия хезмәте белдерүенчә, бүген әлеге дару 5 миллион 138 мең сум чамасы тора. Дәвалана башлаучыга беренче елда кимендә 50 миллион сумлык дару кирәк, алдагы елларда аның күләме ике тапкырга киметелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG