Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Аскын районы җитәкчесе Ришат Дихин вафат


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

33 яшьлек район башлыгы коронавирус белән авырган диелә.

Бүген Башкортстанның Аскын районы башлыгы Ришат Дихин вафат булды. Дихинның үлеме турында үзенең ВКонтакте сәхифәсендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Республика рәсми медиасы хәбәр иткәнчә, 33-яшьлек район җитәкчесе коронавирустан вафат булган. Соңгы көннәрен ул Covid-тан дәваланып, Уфа районының Зубово бистәсендә урнашкан йогышлы авырулар хастаханәсендә яткан.

Ришат Дихин Аскын районының Үрмияз авылында туган. Башкорт дәүләт университетын филология белгечлегенә тәмамлаган. Соңыннан Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә юриспруденция белгечлегенә укынан. Төрле елларда Башкортстан телевидениесендә, республиканың язучылар берлегендә, мәгариф министрлыгында эшләгән. 2018 елдан алып Агыйдел шәһәре хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр өчен җаваплы урынбасары, соңыннан мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифасында эшләгән. Аскын районын ул 2019 елның мартыннан бирле җитәкли иде.

Былтыр коронавирустан Уфа мэры Өлфәт Мостафин вафат булды.

Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда 109 кеше яңа төр коронавирус инфекциясе белән авырган. Пандемия башыннан алып барлыгы 348 кеше вафат булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG