Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа рәисе итеп Марат Айзатуллов сайланды


Озын Куак авылы
Озын Куак авылы

Айзатуллов ялган диплом белән эшләгән өчен 2017 елда Батыр районы башлыгы урынбасары вазифасыннан алынган иде

Бүген, 27 мартта Чуашстанның Батыр районы Озын Куак татар авылы мәдәният йортында узган җыелышта Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа рәисе итеп Шыгырдан авылының элеккеге башлыгы Марат Айзатуллов сайланды. Җыелышта республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 60лап вәкил катнашкан. Алар арасында Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов та булган.

Азатлыкның урындагы чыганагы белдерүенчә, оешманың рәисен алыштыруга, мохтариятне Айзатуллов җитәкләүгә каршылар да булган. БизнесОнлайн яңа рәиснең бертавыштан сайлануын хәбәр итә.

2017 елда Марат Айзатуллов ялган диплом белән эшләгән өчен Чуашстанның Батыр районы башлыгы урынбасары вазифасыннан алынган иде. Мәхкәмә аны ялган документ күрсәткән өчен гаепле дип таныды һәм 30 мең сумлык штрафка тартты.

Моңа хәтле Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарятен оешманың былтыр вафат булган Фәрит Гыйбатдиновның урынбасары Хәйдәр Сафиуллин җитәкли иде.
Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятен озак еллар җитәкләгән Фәрит Гыйбатдинов 2020 елның җәендә коронавирустан вафат булды.

Гыйбатдиновның вафатыннан соң бер ел эчендә Чуашстанның татар милли-мәдәни рәисе өч тапкыр алышынды. Башта аны Фәрит Гыйбатдинов оештырган "Мишәр" ансамбле солисты, Фәрит Гыйбатдинов җитәкләгән Комсомол районы балалар музыка мәктәбе укытучысы Илдус Шәйдуллин җитәкләде. Соңыннан рәис итеп Гыйбатдиновның урынбасары Хәйдәр Сәфиуллин сайланган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG