Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны "ясак суыручылар" дип атаган Мединский җитәкчелегендә әзерләнгән тарих дәреслекләрен мәгариф министрлыгы хуплаган


Владимир Мединский

Дәреслекләр бер айдан басылып чыгар дип көтелә.

Русия мәгариф министрлыгы Русия һәм дөнья тарихы турында Русия президенты ярдәмчесе, элекке мәдәният министры, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский җитәкчелегендә әзерләнгән дәреслекләрне бастыруга раслады. Бу турыда Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең фәнни җитәкчесе Михаил Мягков белдерде. Аның әйтүенчә, дәреслекләр якын арада типографиягә озатылачак.

Китаплар шимбә көнне Мәскәүдәге non/fiction китап ярминкәсендә тәкъдим ителде. Беренче тираж апрель ахыры – май башында чыгар дип көтелә.

"Әзерләүчеләр фикеренчә, яңа дәреслекләр үсмерләрдә тарихка карата җаваплы һәм аңлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итәчәк", диелә Русия хәрби-тарихи җәмгыяте белдерүендә.

Мединский Русия думасы депутаты һәм соңрак мәдәният министры булганга кадәр Русия тарихы турында берничә фәнни-популяр китап авторы буларак танылды һәм ул китапларны күп кенә белгечләр тәнкыйтьләп чыкты.

2016 елда "Диссернет" аның Русия тарихы турында яклаган диссертациясе фәнни кыйммәткә ия түгел дип, Мединскийның фәнни дәрәҗәсен гамәлдән чыгаруны сорады. Югары аттестация комиссиясенең белгечләр шурасы Мединскийның фәнни дәрәҗәсен гамәлдән чыгаруны якласа да, комиссиянең президиумы моны хупламады.

2019 елда интернетта Мединскийны милләтара дошманлык уятуда гаепләп һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итеп петиция чыкты. Анда ул чакта мәдәният министры булган Мединскийның "Русия өчен татарлар Һитлер фашистларыннан да яманрак" дип санавы әйтелә. Мединский шулай ук 2009 елда чыккан бер китабында татарларның борынгы әби-бабаларын "рәхимсез рәвештә ясак суыручылар, көчләүчеләр һәм үтерүчеләр" дип атый.

Элегрәк Мединский Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, урыс теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (18)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG