Accessibility links

Шәймиев тирәлеге Кырымдагы тарихи паркта вәхшиләрчә төзүдә гаепләнә


Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов һәм Әсгать Сәфәров
Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов һәм Әсгать Сәфәров

Татарстан түрәләре Форостагы тарихи паркны басып алган ди "Журналист тикшерүләре үзәге".

Кырымдагы "Журналист тикшерүләре үзәге" Кырымның Форос тарихи һәйкәл-паркта барган төзелешкә Татарстан югары түрәләренең һәм "Татнефть" белән бәйле ширкәтләрнең катнашы булуы турында язып чыкты. Кырымдагы дача ияләре арасында Татарстанның элеккеге президенты Миңтимер Шәймиев, элеккеге вице-премьер Равил Моратов гаиләләре атала. Ә "Татнефть", журналистлар сүзләренчә, Форостагы килешүләргә катнашы барлыгын яшерә, чөнки Көнбатыш чикләүләреннән курка.

"Журналист тикшерүләре үзәге" баш мөхәррире Валентина Самар "Настоящее время" хәбәрчесенә "Татнефть"нең Кырымда эшен дәвам итүе, Көнбатыш чикләүләренн качуы һәм ни өчен җирле халыкның Форос төзелешенә каршы торуы турында сөйли.

Бу нинди парк, ник кырымлылар төзелешкә каршы протест белдерәләр, шуны сөйләгез әле. Аның уникальлеге нәрсәдә?

Валентина Самар
Валентина Самар

— Бу иң матур паркларның берсе, парк-һәйкәл. Ул XIX гасырда ук салынган, Русиянең эре сәүдәгәре, әйтергә кирәк, чәй магнаты Кузнецовныкы булган, ул аны булдыруга ландшафт белгечләрен җәлеп иткән һәм бирегә үсемлекләр алып килгән. Минемчә, анда барлык континентлардан берничә йөз сирәк үсемлек бар.

Бу парк өчен тартыш аның кайбер корпуслары арендага тапшырыла башлаганнан бирле башланды. 1990нчы, 2000нче елларда "Форос" дәүләт шифаханәсе башта арендага бирелгән, ә аннары берникадәр вакыт Украина президенты Леонид Кучма киявенеке булган "АэроСвит" ширкәте бу корпусларны хосусыйлаштыруга ирешкән. Шуннан соң "АэроСвит" үзенең Кырым активлары белән бергә украин олигархы Игорь Коломойский милкенә күчә. Инде ул вакытта ук җирле халык паркка ирекле керүне ябуга каршы протест белдерә. Ләкин хәзерге хәлләрне берни белән дә чагыштырып булмый, чөнки бу гүзәл урынга мондый кыргый мөнәсәбәтне, кыргыйларча төзелешне Кырымның әле күргәне юк иде.

Сез моны Татарстан түрәләре белән бәйлисезме? Кайсы түрәләр схемасын өйрәнеп, Кырымдагы милекне кабат хосусыйлаштыруны таба алдыгыз?

— Без милек ияләрен мәхкәмә документларында таптык. Эш шунда ки, хәзер шушы шифаханәне идарә итүче ширкәт үзе "Парк Форос" дип атала, бу ширкәтне гамәлгә куючы – "Рестор" ябык акционерлык җәмгыяте. Һәм сез хәзер сюжет видеосында "Ресурс-А" ширкәте аша "Татнефть" белән "Рестор" арасындагы бәйләнешне күрсәттегез. "Ресурс-А", Reuters агентлыгы "Татнефть"нең Кырымда эшләвен дәвам итүе хәбәр иткәннән соң, ашыгыч рәвештә Акъярда (Севастополь) ясалган һәм теркәлгән ширкәт. Һәм "Татнефть" исемен яшерүче бензин станцияләре челтәре белән идарә итүче ширкәт төзелде, хәзер алар "Татнефть" дип атала. Мондый станцияләр бар, барысы да анда Татарстан бензины сатылуын белә, моны беркем дә яшерми. Шулай итеп, алар Көнбатыш чикләүләреннән, беренче чиратта Америка санкцияләреннән кача.

Аны 11 кишәрлеккә бүлгәннәр һәм кишәрлекләрне Форос территориясендә төзелгән коттеджлар янында сата башлаганнар

Татарстанның элекке һәм хәзерге түрәләреннән, шулай ук аларның гаилә әгъзаларыннан кемне таптык – аларны мәхкәмә документларында таптык, чөнки Кырымдагы Русия прокуратурасы әле Леонид Кучма президент булган чорда ук Шәймиевлар кланы белән бәйле ширкәт милкенә күчкән Тессели дачасы янындагы җир кишәрлекләрен сату-алу актларына шикаять бирде. Алар башта Тессель дачасы тирәсендәге 22 һектар җирне сатып алганнар – Тессель дачасы "Форос" шифаханәсе структурасына керә – аннары "Тессель дачасыннан" төньяктарак тагын дүрт кишәрлек, соңрак болар барысы да бер массивка берләштерелгән, аны 11 кишәрлеккә бүлгәннәр һәм кишәрлекләрне Форос территориясендә төзелгән коттеджлар янында сата башлаганнар.

Прокуратура әлеге коттеджларның хуҗаларын физик затлар сыйфатында җаваплылыкка җәлеп иткәнлектән, Элина Сәфәрова фамилияләре ачыла. Ул элек Татарстан эчке эшләр министры вазифасын биләгән, ә хәзер республика президенты аппаратын җитәкләүче Әсгать Сәфәров кызы. Шулай ук бүгенге көндә Татарстан президенты ярдәмчесе һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" акционер җәмгыяте җитәкчесе урынбасары булган Равил Моратов исеме дә чыкты. Безнең тикшерүдә яңгырамаган тагын бер кешене таптык, бүген-иртәгә без моны бастырырбыз, мәхкәмә тикшерүләре вакытында "Рестор" тагын бер кишәрлекне сатты, шул рәвешле бу эш турында "Модуль" ширкәтенең генераль директоры вазифасын биләгән Андрей Адамов та җавап тотты, ләкин ул Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Борисовның үги энесе буларак билгеле.

Кызганыч, без "Рестор" ябык акционерлык җәмгыяте акционерларын ача алмыйбыз, чөнки, Русия кануннары нигезендә, акционерларны реестрда күрсәтмәскә була. Әмма без башка структуралар, шул исәптән "Рестор" төзегән структуралар белән "Татнефть" арасында бәйләнеш барлыгын аңлыйбыз, һәм кайчандыр мөһим гүзәл тарихи урын булган Фороста кем төзелеш алып барганын чамалыйбыз.

Шунысы кызык: нәкъ менә "Рестор", заказчы буларак, узган елларда төрле эшләр башкарган: "Форос" шифаханәсе комлыгында, аның су белән тәэмин ителешен төзекләндерү һәм башка эшләр. Татарстан һөнәр берлекләренең бу килешүләрне тормышка ашыру өчен чаршау гына булуына ишарәли торган билгеләр җитәрлек.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG