Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремист дип тану карарына каршы шикаять теркәгән


Шикаятьне Агора төркеменәдә эшләүче адвокат Станислав Селезнев биргән. Ул "Башкорт"ка карата моңарчы чыккан мәхкәмә карарлары канунсыз дип белдерә.

Русия Югары мәхкәмәсендә "Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип таныган мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруны таләп иткән шикаять теркәлгән. Бу турыда мәгълүмат мәхкәмәнең эш документлары картотекасына кертелгән. "Башкорт" оешмасын "Агора" халыкара төркеме адвокаты Станислав Селезнев яклый.

Шикаятьтә 2020 елның 22 маенда чыккан мәхкәмә карары канунсыз булуы әйтелә. Бу көнне Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасын экстремист дип танып, Русиядә аның эшчәнлеген тыйды. 2021 ел гыйнвар ахырында Самардагы мәхкәмә бу карарны гамәлдә калдырды.

Селезнев сүзләренчә, моңарчы чыккан мәхкәмә карарлары канунсыз, чөнки алар чыккан вакытта Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә "Башкорт"ка карата прокурор кисәтүенә каршы дәгъва каралган булган. Ә Югары мәхкәмәнең оешмаларны экстремист дип тану кагыйдәләренә ярашлы, башка бер мәхкәмәдә оешмага прокурор кисәтүе турында дәгъва карала икән, бу чорда бүтән мәхкәмәләр оешмага карата хөкем чыгара алмый.

Хәзерге вакытта Киров районы мәхкәмәсе сайтында "Башкорт" һәм адвокат Селезнев катнашында ике эш каралуы турында мәгълүмат бар, бу эшләр нигезендә җитештерү туктатылган.

"Башкорт" иҗтимагый оешмасын экстремист дип тану турында Башкортстан прокуратурасы 2020 елның февралендә шикаять бирде.

Аңа кадәр 2019 елның декабрендә оешмага экстремистлык эшчәнлек белән шөгыльләнү ярамавы хакында прокурор кисәтүе килгән иде. Оешма бу кисәтүне шикаять итте. Прокурор кисәтүендә "күрсәтелгән канун бозуларны" ике ай эчендә төзәтергә кушылган, тик кайсы гамәлләрне төзәтергә икәне атап әйтелмәгән дигән иде активистлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG