Accessibility links

Кайнар хәбәр

Moderna һәм Pfizer вакциналары нәтиҗәле булуын клиник сынаулар раслаган


Ике вакцинаның да нәтиҗәлелеге 90 процент тәшкил иткән.

Pfizer һәм Moderna ширкәтләре җитештергән COVID-19 вакциналары коронавируслы авырулар белән эшләүче медикларда сыналган. Тикшеренүләр бу вакциналарның вирустан саклау сәләте зур булуын раслаган. Әлеге мәгълүмат Авыруларны контрольдә тоту һәм аларны кисәтү Федераль үзәкләре (СDC) хисабында китерелгән.

Ике вакцина да 90 процент нәтиҗәлелек күрсәткән. Ике дозадан торган вакцинаның беренче дозасын керткәч үк, 80 процент очракта вирус йокмаган. Ике вакцина да ике өлештән тора, алар берничә атна аерма белән тәнгә кертелә.

Вакциналар өч мең кешегә диярлек ясалган, өч ай дәвамында шулардан 11 кеше генә коронавирус эләктергән. Әлеге тикшеренүләр COVID-19 коронавирусының Британия штаммына каршы да көрәшә дигән нәтиҗәгә килгән сынауны уздырган белгечләр.

"Бу тикшеренү зур өмет бирә, - дигән СDC башлыгы Рашел Валенски. – Бу нәтиҗәләр шулай ук препаратның ике дозасы белән дә вакциналау мөһим икәнен күрсәтә, бу вирусның яңа төрләре турында борчылу арткан вакытта COVID-19-дан тагын да ныграк саклану өчен кирәк" дип белдергән ул.

29 март мәгълүматларына карый, американнарның 29 проценты COVID-19-га каршы даруның бер дозасы белән булса да вакциналанган.

Moderna ширкәте коронавирус вакцинасын сынауларның өченче өлеше узган елның ноябрендә тәмамланган иде. Вакцина 94,5 процент нәтиҗәлелек күрсәтте диелде.

Аннан алда Америкадагы Pfizer ширкәтенең коронавируска каршы вакцинасы да югары нәтиҗәлелек бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG