Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия Кырым өчен Русиягә каршы яңа чикләүләр кертте


Мельбрун, Австралия.
Мельбрун, Австралия.

Яңа чикләүләр Кырымга Киреч бугазы аша күпер салу белән бәйле дүрт ширкәткә һәм бер русиялегә каршы кертелде.

Австралия Русиягә карата Кырым белән бәйле яңа чикләүләр кертте, бу юлы чикләүләргә бер русияле һәм Киреч бугазы аша Кырым күпере салуга катнашы булган дүрт ширкәт эләккән. Чикләүләр хакында Австралия тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Русиянең тагын бер ватандашына илгә керү тыелган.

"Киреч күпере – Русиянең канунсыз аннексияләнгән Кырым ярымутравына контрольне беркетеп кую омтылышы" диелә хәбәрдә. Министрлык шулай ук 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Русиягә каршы чикләүләр керткәнен дә искәртә. Чикләүләр исемлегенә 168 физик зат һәм Русиядәге 52 ширкәт кергән.

29 мартта Канада Кырымны Русия аннексияләве белән бәйле рәвештә ике русиялегә һәм Русиядәге дүрт ширкәткә каршы чикләүләр керткән иде. Бу чара Кырым белән тимер юл элемтәсе операторы "Гранд Сервис Экспресс" ширкәте баш мөдире Александр Ганов һәм "Мостотрест" ширкәте җитәкчесе Леонид Рыженькинга кагылды. Канада чикләүләренә шулай ук "Ленпромтранспроект", "Крымская железная дорога", "Крымская первая страховая компания" һәм "Управление строительства железной дороги Беркакит-Томмот-Якутск" оешмалары да эләкте.

Аннан алда Канада тышкы эшләр министрлыгы оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән булган хәлләргә бәйле рәвештә Русиянең җиде түрәсенә каршы чикләүләр керткән иде. Исемлектә ФСИН мөдире Александр Калашников, ФСБ мөдире Александр Бортников, Русия баш прокуроры Игорь Краснов, Росгвардия башлыгы Виктор Золотов аталды. Кремль Канада чикләүләрен канунсыз дип белдерде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәү моңа җавап чаралары күрәчәк диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG