Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Навальныйны эзәрлекләү өчен Русиянең 9 түрәсенә чикләүләр кертте


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Чикләүләр "Русиядә кеше хокуклары дорфа һәм системлы рәвештә бозылуы" өчен кертелә. 

Канада тышкы эшләр министрлыгы Русиянең тугыз түрәсе һәм көч куллану оешмасы вәкиленә карата чикләүләр кертүе турында игълан итте. Чикләүләр "Русиядә кеше хокуклары дорфа һәм системлы рәвештә бозылуы" өчен кертелә.

Белдерүдә чикләүләрнең "Алексей Навальныйга һөҗүм итүдә һәм аның мәхкәмәдә эзәрлекләвенә бәйле булган", шулай ук аны яклап үткән протестларда күп санлы кешеләрне тоткарлауга бәйле югары даирәдәге Русия түрәләренә басым ясау өчен кертелүе искәртелә. Кабул ителгән чаралар АКШ һәм Европа берлеге чикләүләренә туры килә, ди Канада министрлыгы.

Канаданың чикләүләр исемлегенә ФСБ башлыгы Александр Бортников, ФСИН башлыгы Александр Калашников, Русия президенты идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко, баш прокурор Игорь Краснов, саклану министры урынбасарлары Алексей Криворучко һәм Павел Попов, Кремльнең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Андрей Ярин, Росгвардия башлыгы Виктор Золотов, Русия президентының Себердәге вәкиле Сергей Меняйло кергән.

Русия кирмәнендә Канада чикләүләренә җавап булачагын хәбәр иттеләр.

Элегрәк Навальныйны эзәрлекләү өчен Русия түрәләренә каршы чикләүләрне АКШ белән Европа берлеге кертте. Аларга Европа берлеге илләренә һәм АКШка керү тыелачак, бу илләрдә булган активлары туңдырылачак.

  • 17 гыйнвар Алексей Навальный Германиядән Мәскәүгә кайткач һава аланында ук кулга алынды. 29 декабрьдә ФСИН Навальныйны эзләүгә игълан итте, ул сынау вакыты кагыйдәләрен бозды диелде. Аерым алганда, ФСИН Навальный шартлы мөддәтен үтәгәндә Германиядә булып, тиешле вакытта махсус инспекциядә теркәлмәгән дигән гаеп такты.
  • 2 февральдә Мәскәүнең Симоново районы мәхкәмәсе Алексей Навальныйны колониягә җибәрү карары чыгарды. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә бирелгән шартлы җәзасы 3,5 ел гомуми тәртипле колония белән алыштырылды. Өй сагында торган вакытын исәпкә алып, оппозиция вәкиле төрмәдә ике ел сигез ай утырырга тиеш диелде.
  • Соңрак Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальныйның колония мөддәтен нибары өч айга киметте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG