Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе белән Яшьләр форумы кафелар, кибетләр һәм кунакханәләр өчен татар теле курсларын оештыра


Дәресләр татар телен куллану өлкәләрен арттыру максатыннан оештырыла.

Казан башкарма комитеты Дөнья татар яшьләре форумы белән берлектә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр өчен интенсив татар теле дәресләрен оештыра. Дәресләр 5 апрель көнне башланачак, биш атна дәвам итәчәк.

Курслар өч төркем өчен оештырыла: кунакханә хезмәткәрләре, иҗтимагый туклану оешмаларында эшләүчеләр, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре хезмәткәрләре өчен. Һәр юнәлештә курс 10 дәрестән тора, програм аралашу һәм камил дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле булган башлангыч белемнәрне чагылдыра. Дәресләрдә теләгән кеше катнаша ала.

Курс татар телен куллану өлкәләрен арттыру максатыннан оештырыла. "Татар теле – Татарстанда хезмәт күрсәтү өлкәсендә һәрдаим кулланылучы дәүләт теле. Курсның максаты – төрле кунакханәләр, туклану урыннары һәм сату нокталарында эшләүче вәкилләрне татар телендә сыйфатлы хезмәт күрсәтергә өйрәтү", ди оештыручылар.

Курсны уңышлы тәмамлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Былтыр Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында республика министрлыклары җитәкчеләре һәм вице-премьерлар өчен махсус татар теле курслары оештырылган иде. Анда 23 түрә йөрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG