AstraZeneca швед-британ ширкәте коронавирустан җитештергән вакцинасының исемен үзгәрткән. Бу хакта Швециянең дарулар агентлыгы сайтында хәбәр ителә. Хәзер вакцина Vaxzevria дип аталачак.
Исемне алыштытрудан вакцинада берни үзгәрмәячәк, аның кабы гына башка төрле мөмкин дип искәртелә. Исем алыштыру сәбәпләре аталмый.
Март башында Европа илләре AstraZeneca вакцинасыннан баш тарта башлады. Әлеге вакцинаны ясатканнан соң кешеләрдә тромблар барлыкка килүе хәбәр ителде. Европаның дарулар агентлыгы һәм Дөнья сәламәтлек оешмасы өстәмә тикшерүләр уздырганнан соң вакцина куркыныч түгел дигән нәтиҗәгә килде. Соңрак илләр аны яңадан куллана башлады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!