Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: гомумрусия үзбилгеләнүе зур мәгънәгә ия


Владимир Путин.
Владимир Путин.

Милләтара мөнәсәбәтләр шурасының чираттагы утырышында янә россиян милләте, мигрант балаларын урыс телле мохиткә чумдыру кебек темалар күтәрелде.

"Илдәге мәсьәләләрне уңышлы хәл итү өчен нәтиҗәле икътисад һәм идарә итү генә мөһим түгел. Зур күпмилләтле Русия өчен кешеләрнең бердәмлеге, Ватан язмышында катнашу, аның хәзерге һәм киләчәге өчен җаваплылык хисе — гомумрусия үзбилгеләнүе, ватандаш үзаңы дип аталган төшенчәләр хәлиткеч мәгънәгә ия", диде Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында.

Ул кайбер илләрдә ватандаш үзаңы һәм этник үзбилгеләнү көндәшлек кебек кабул ителсә дә, Русиядә болай була алмый дип саный. "Кеше теге яки бу этник төркемгә керергә мөмкин, ләкин ил безнең берәү генә — Русия. Бу милли телләр һәм гореф-гадәтләргә дә кагыла. Безнең уртак, дәүләт теле урыс теле, гасырлар буена формалашкан мәдәни, рухи кыйммәтләр һәм традицияләр — болар барысы да Русиянең берлеген һәм көчен ныгыта, суверенитет һәм бәйсезлек тәэмин итә", диде Путин.

Әлеге темага этнолог Валерий Тишков та чыгыш ясап, җирле һәм этномәдәни мохит никадәр генә зур мәгънәгә ия булса да, "безнең тормышның гомумрусия контексты өстенлек итә" дип белдерде.

Утырышта шулай ук мигрант балаларын Русиягә яраклаштыру темасы да күтәрелде. "Кайбер Европа илләрендә, Штатларда да, мәктәптә мигрант балалары саны бер дәрәҗәдән артып китә башлагач, җирле халык үз балаларын ул мәктәптән ала. Аннары 100 процентка мигрант балалары тәшкил иткән мәктәпләр барлыкка килә", диде Путин һәм Русиядә моңа юл куярга ярамый дип искәртте.

"Әзер рецептлар юк, ләкин шунысы ачык, мәктәпләрдә мигрант балалары саны аларга Русия тел мохитенә тирәнтен яраклашу мөмкинлеге бирергә тиеш. Тел мохитенә генә түгел, гомумән мәдәни мохиткә, алар безнең Русия кыйммәтләре системына чума алыр өчен", диде президент.

2018 елда Владимир Путин илнең Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында фәрман имзалады.

Стратегиягә "россиян милләте" төшенчәсе кертелгән. Ул Русиянең күпмилләтле халкы дип аңлатыла.

Документтагы "урыс халкының дәүләт төзелешендәге төп роле" турындагы өлешләре бераз үзгәртелде. "Русия дәүләте төрле халыкларның берләшүе нигезендә оешты. Ә аның барлыкка китерүче үзәге булып борынгы чордан ук урыс халкы торды. Урыс халкының берләштерүче роле, күп гасырларга сузылган мәдәниятара һәм этникара багланышлар ярдәмендә Русия җирлегендә уникаль мәдәни күптөрлелек һәм төрле халыкларның рухи уртаклыгы барлыкка килде" диелә.

Моннан тыш анда "урыс мәдәнияте доминанты" төшенчәләре, Кырымны аннексияләү белән бәйле үзгәрешләр кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG