Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих институтында татарның яңа милли төзелеш моделен ясарга чакырдылар


Раил Фәхретдинов.
Раил Фәхретдинов.

Галимнәр узган гасыр башында эшләнгән моделне искергән, урыслардан үрнәк алырга кирәк дип саный.

Тарих фәннәре докторы, профессор Раил Фәхретдинов татарның милли төзелеш моделен яңартырга чакырды. Бу хакта ул Мәрҗани исемендәге тарих институтында узган "Мещерада татар князьләре чоры" китабын тәкъдим итү вакытында белдерде. Бу татарның бердәмлеген саклау өчен кирәк.

"Бүгенге көндә татарларны бүлгәләү эше кискен тора. Минемчә, узган гасыр башында, аннан Совет чорының беренче ун еллыгында оешкан татарның төзелеш моделе искерде. Аның вакыты чыкты, бу кичәге көн. Татар милләтен субэтник төркемнәргә бүлделәр. Казан татарлары, мишәр-татарлары, касыйм татарлары һәм башкалар. Фән бер урында тормый. Безгә урыслардан үрнәк алырга кирәк. Алар беркайчан да үз милләтен бүлгәләми. Алар бөек урыс теленең вологда, кубан диалекты бар дип әйтми, бары сөйләш турында гына сүз алып бара. Бүген татарның субэтнослары арасында аермалар бик аз. Мишәрләр этнос атамасы түгел, ул экзоэтноним. Аларны казан татарлары гына шаярып шулай дип атый", диде ул.

Тарихчы фикеренчә, хәзер татар җәмәгатьчелеге Башкортстан, Әстерхан һәм Себерда татарны бүлгәләргә омтылу сәясәтенә тиешле дәрәҗәдә каршы тора алмый. Шуңа да җанисәп вакытында гына түгел, киләчәктә дә татарны берләштерә торган милли төзелеш моделен булдырырга кирәк.

"XVII, XVIII, XIX гасырларда урыс чыганакларында мишәр атамасы юкка чыга, татар гына кала. Монысы бер. Икенче мәсьәлә – без бүгенге көн мәсьәләләренә, милләт төзелеше соравына җавап бирмибез. Без бу мәсьәләне күтәрәбез, кайбер очракта моңа әзер дә түгел. Безнең күрше кардәшләр милләтне коруга кадәрге икенче чорны кичерә. Бу Башкортстанда, Әстерхан өлкәсендә, Себердә күзәтелә. Анда бу халык кайчандыр башкорт, яисә ногай булган дигән ниндидер әкият, миф уйлап чыгарыла. Янәсе, татарлар килеп чыккан да, башкалар татарга әйләнгән диләр. Мин татар тарихчы классикларын карап чыктым. Мәрҗани дә, Фәезханов, Гобәйдуллин да татарны субэтник төркемнәргә бүлмәгән. Алар өчен татар бердәм халык булган.

Мин Башкортстанда мишәрләрне аерым этнос итеп аерып чыгарга теләүләрен кызганыч вакыйга дип саныйм. Без бу турыда сөйләшергә генә түгел, ә милләт төзүдә яңа модель эшләргә тиеш. Ул татарның бердәмлеген саклар өчен кирәк. Җанисәп вакытында гына түгел, ә киләчәктә этно-сәяси тарих өчен дә мөһим", диде Раил Фәхретдинов.

Башкортстан галимнәрнең бер өлеше республиканың көнбатыш өлешендә яшәүче татарларның теленә, килеп чыгышына басым ясап, аларның чынында татар түгел, ә башкорт булуларын дәлилләргә тырыша. Татар теле дә башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG