Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты Кырымда хокук бозылулар турында белдерә


Кырым харитасы.
Кырым харитасы.

Дәүләт департаменты хисабында Кырымда куәт оешмалары вазифаларыннан канунсыз файдалана, газаплау һәм кешелексез могаләмә очраклары бар диелә.

АКШ дәүләт департаменты 2020 ел кеше хокуклары хисабының "Украина-Кырым" бүлегендә Русия аннексияләгән ярымутрауда "куәт оешмаларының үз вәкаләтләреннән канунсыз файдалануы, көч куллану нәтиҗәсендә кешеләрнең юкка чыгуы һәм газаплаулар" очраклары турында белдерде.

"Куәт оешмалары хезмәткәрләре вазифаларыннан күп тапкырлар канунсыз файдаланган. Кеше хокуклары белән бәйле мөһим проблемнар: көч куллану нәтиҗәсендә юкка чыгулар, газаплаулар һәм Русия ягыннан яки Русия җитәкчелек иткән "хакимият" тарафыннан рәхимсез, кешелексез яки кеше абруен төшерә торган могаләмә яки җәза бирү очраклары, шул исәптән җәза бирү өчен чыгарылган психиатрия бәяләмәсе; төрмәләрдә кырыс яки куркыныч тудыручы яшәү шартлары һәм тоткыннарны Русиягә күчерү" диелә хисапта.

Хисапта санап кителгән хокук бозу очраклары арасында "теләгәнчә кулга алу яки тоткарлау; сәяси кулга алулар яки тоткарлаулар; оккупация мәхкәмә системының бәйсезлеге белән җитди проблемнар; һәр җирдә теләгәнчә яки канунсыз рәвештә шәхси тормышка тыкшыну; сүз иреген, матбугатны һәм Интернетны җитди чикләүләр, шул исәптән журналистларга карата көч куллану, көч куллану белән янау яки нигезсез кулга алулар һәм эзәрлекләүләр, веб-сайтларга цензура куллану һәм аларны блоклау" очраклары атала.

АКШ департаменты хисабында Кырымтатар халкы мәҗлесенең җыелу иреген чикләү дә искә алына. "Тыныч җыелышлар һәм берләшүләр ирегенә сизелерлек тыкшыну, шул исәптән Кырымтатар халкы мәҗлесенә дә; дин иреген кискен чикләү, хәрәкәт итүне җитди чикләүләр, ватандашларның үз хөкүмәтен тыныч юл белән, ирекле һәм гадел сайлаулар юлы белән алыштыру мөмкинлеге булмавы; сәяси тормышта катнашуга чикләүләр, җитди коррупция гамәлләре; хатын-кызларга карата көч куллануларны тикшерү һәм моның өчен җаваплылык булмавы, милли/раса/этник азчылыклар вәкилләре яки әсаба халкылар, шул исәптән кырымтатарлар һәм этник украиннарга карата көч куллану яки көч куллану белән янау белән бәйле җинаятьләр" диелгән хисапта.

Асаба халыкларга, шул исәптән кырымтатарларга карата көч куллану яки көч куллану белән янау белән бәйле җинаятьләр өчен "җаваплылык булмавы" да әйтелә.

Русия яки Русиягә буйсынган хакимиятләр вәкилләре әлеге хисапка нинди дә булса җавап бирмәде.

2019 елгы кеше хокуклары хисабында АКШ дәүләт департаменты "Аннексияләнгән Кырымда Русия кеше хокукларын бозуны дәвам итә" дип язып чыккан иде.

Элегрәк Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу – уйдырма дип белдерде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG