Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны эзәрлекләү дәвам итә. АКШ дәүләт департаменты хисабы


АКШ дәүләт департаменты 2019 елда кеше хокуклары торышы хакында хисап чыгарды. Хисапның Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымга багышланган аерым бүлегендә кырымтатарларның үтерелүе, эзсез югалулары, нигезсез гаепләнүләре хакында языла. Мәскәү билгеләгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов хисапны "уйдырма" дип атады.

Дәүләт департаментының 11 битлек хисабында 2014 елдан соң Кырымда кеше хокуклары бозылуы, бәйсез матбугат юкка чыгып баруы, үтерүләр, эзсез югалулар киң таралыш алуы, оккупациягә каршы чыгучыларга карата көч куллану, гаделсез мәхкәмә карарлары чыгарылуга бәйле мисаллар китерелә.

Үтерүләр

"Бер елда югалган дүрт кырымтатарның мәетләре табылды. Бернинди тикшерү уздырылмады, хакимиятләрнең җинаять кылучыларны тоткарлау өчен ниндидер чаралар күрүе сизелмәде. 22 апрель хәбәрсез югалган Рашид Ягъяевның мәете 9 июльдә диңгез ярында муенына таш бәйләнгән хәлдә табылды. Гаеплеләр табылмады. 2014-2015 елларда үтерелгәнәрнең эшләренә бәйле тиешле тикшерүләр үткәрелмәде. Оккупация дәвамында хәбәрсез югалган 12 кешенең соңыннан мәетләре табылды", диелә хисапта.

Югалулар

БМОның генераль сәркатибе узган елның августында ясаган махсус чыгышында 2014 елдан бирле Кырымда 42 кешенең эзәрлекләнеп, соңыннан югалуы хәбәр ителә. Полиция еш кына әлеге югалуларны теркәүдән баш тарткан, бу хакта хәбәр итүчеләрне куркыткан һәм тоткарлау белән янаган.

"Башкаларга сабак булсын өчен аларны Русия иминлек хезмәтләре урлаган дип саный Украина хакимиятләре", диелә хисапта.

Кыйнаулар

Хисапта оккупациягә каршы чыгучыларны кыйнау турында да языла.

"Раим Айвазовны ФСБ хезмәткәрләре Кырым-Украина чигендә тоткарлап, кыйнап, машинага утыртып урманга алып киткән. Анда аңа "үтерәбез" дип берничә тапкыр аткан кыяфәт ясаганнар. Айвазов террорчылыкта гаепләнә, ул Акмәчеттә вакытлы тикшерү изоляторында тотыла", диелә хисапта.

Украинада тыелмаган, ә Русиядә террорчы саналган "Хизб үт-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче 30 кешегә карата оккупацион хакимият психиатрик тикшерү ысулларын кулланган, кырымтатар активисты Риза Асановка һөҗүм итеп, аңа үтерү белән янаган диелә хисапта.

Сүз иреге

Кырым хокук яклау оешмасы Кырымда сәяси һәм дини нигездә 93 кеше тоткарлануы һәм аларның 66сы террорчылыкта гаепләнгән кырымтатар мөселманы булуын белдерә.

"Террорчылык, экстремизм, илнең бөтенлегенә янау маддәләре нигезендә гаепләүләр оккупациягә каршы чыккан кырымтатарларга, бәйсез журналистларга, социаль челтәрләрдә ризасызлык белдерүчеләргә каршы кулланыла", диелә хисапта.

Матбугатка хисапта аерым бүлек багышланган.

"Электрон күзәтү белән шөгыльлләнгән оккупацион хакимиятнең оппозицион карашлары булуда шикләнелгәннәрнең йортларына, туганнарына, күршеләренә канунсыз басып керүләре әйтелә. Кырымтатар һәм украиннарның йортларында экстремист әдәбият, наркотиклар сылтавы белән 73 кешедә тентү уздырулары, шулар арасында 55 кешенең кырымтатар булуы", әйтелә хисапта.

Хисапта язылганча, бәйсез матбугат һәм онлайн сайтлар Кырымда ирекле эшли алмау сәбәпле, бәйсез журналистлар һәм матбугат чаралары күбесенчә Кырымнан чыгып китәргә, калганнары исемнәрен алмаштырып, үз-үзенә эчке цензура кертеп эшләргә мәҗбүр була. Халыкара мәхкәмә карары таләпләрен үтәмәгән оккупацион хакимият тарафыннан "экстремизм"да гаепләнгән Кырымтатар халкы Мәҗлесе тыелган оешма булып кала бирә диелә хисапта.

Дискриминация сәбәпле кырымтатарларның Кырымнан китәргә мәҗбүр булулары әйтелә. Мәҗбүри китүчеләр саны 33 мең диелсә, төрле хокук яклау оешмалары бу сан 100 меңгә җитә дип саный.

1500 Украина ватандашы Русия документлары булмаган өчен җаваплылыкка тартылган, 450 кеше депортацияләнү турында күрсәтмә алган.

Ирекле җыелышлар тыелу сәбәпле бу карарны бозучылар зур күләмдә штрафка тартыла.

Дәүләт департаментының 11 битлек хисабында 2014 елда Русия хәрби көч кулланып Кырымны оккупацияләде, ялган референдум үткәреп Украина кануннарын бозды диелә. БМОның генераль ассамблеясының "Украинаның бөтенлеге" хакында (27 март 2014 ел), "Кырымда һәм Акъярда кеше хокуклары торышы хакында" (9 декабрь 2019 ел) резолюцияләре илләр һәм халыкара оешмаларны Кырымның статусына бәйле бернинди үзгәрешләрне танымаска чакырды.

2014 елда Украина Югары Радасы кабул иткән канунга күрә Кырымда кеше хокуклары бозылу өчен Кырымны оккупацияләгән Русия җаваплы. АКШ Русиянең Кырым аннексиясен танымый.

XS
SM
MD
LG