Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель һәм Макрон Путиннан Навальныйның сәламәтлеген саклауны сорады


Ангела Меркель, Эммануэль Макрон, Владимир Путин.
Ангела Меркель, Эммануэль Макрон, Владимир Путин.

Моннан тыш, видеоэлемтә аша очрашу барышында Украина көнчыгышындагы хәлләр турында да сүз барган.

Русия президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция президенты Эммануэль Макрон белән сөйләште. Әңгәмә барышында Германия һәм Франция җитәкчеләре Путиннан үзенең сәяси оппоненты — оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның хокукларын хөрмәт итәргә һәм аның сәламәтлеген саклап калырга чакырган. Бу турыда Елисей сарае матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кремль чыгарган хәбәрдә дә Навальный телгә алына. "Партнерларның А.Навальный турында бирелгән сорауларына бәйле рәвештә эшнең объектив торышы турында тиешле аңлатмалар бирелде" диелә анда. Навальный турында ниләр сөйләшенгәне әйтелми.

Гыйнварда Алексей Навальный Германиядән Русиягә кайтты. Германиядә ул августта "Новичок" төркеме хәрби агулау матдәсе белән агуланудан соң дәваланган иде. Навальный үзе һәм аның тарафдарлары бу агулау — Русия хакимияте һөҗүме иде дип саный.

Февральдә мәхкәмә Навальныйның "Ив Роше" эше нигезендә чыгарылган шартлы хөкемен реаль төрмә җәзасына алыштырды. Хәзерге вакытта сәясәтче Владимир өлкәсендә 2нче колониядә тотыла. Узган атнада ул аркасы һәм аягы авыртуына зарланды, медицина ярдәме күрсәтелмәвен, "йоклатмыйча газаплаулар" булуын әйтте.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) вәкилләре Навальныйның хәле кәнәгатьләнерлек дип белдерде. Владимир өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Владимир Григорян Навальный сәламәтлеге начараю турында алдаша дип белдерде.

Германия, Русия һәм Франция җитәкчеләре очрашуы вакытында Украина көнчыгышындагы хәлләр турында да сүз алып барылды. Меркель һәм Макрон Путинга Русия тарафыннан бу төбәктә атышларны туктату режимын тотрыклы итү турындагы бурычларын һәм Мински килешүләрен үтәү тиешлеген искәрткән.

Моннан тыш, Русия һәм Франция президентлары һәм ФРГ канцлеры Беларуста, Либия, Сүриядәге хәлләр, Русия һәм Европа берлеге арасында мөнәсәбәтләр турында да фикер алышты.

Әңгәмә вакытында өч илнең җитәкчесе Европа берлеге илләрендә Русиянең "Спутник V" вакцинасын куллану һәм җитештерү ихтималы турында да сөйләше дип хәбәр итә Германия хөкүмәте матбугат хезмәте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG