Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар активистлары җанисәпне хәрәмләшүләрсез үткәрүне таләп итеп пикетка чыкты 


Лилия Хөсәенова.
Лилия Хөсәенова.

Халык санын алулар гади бер статистика җыю чарасы гына булырга тиеш кебек, ләкин сәяси чарага әйләндерделәр ди активистлар.

31 март Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Габдулла Тукай һәйкәле янында "Перепись 2021 без фальсификаций!", ягъни "2021 ел җанисәбен хәрәмләшүсез!" шигаре белән ялгыз пикет уздырды. Чарада алмашлап ТИҮнең идарә әгъзалары Лилия Хөсәенова һәм Салих Әмирханов торды.

Лилия Хөсәенова чарага җанисәпкә әзерлек барышында хәрәмләшүләр булуы сәбәпле чыгуын сөйләде.

"Халык санын алулар бик мөһим чара. Башкортстан татары өчен генә түгел, Русиядәге бар татарлар өчен дә. Чөнки без күп булсак исәпләшерләр, безнең сүзгә колак салырлар дип уйлыйм. Шуңа саннарны киметмәскә иде.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары җанисәптә халык фикерен алучы булып катнашырга да җыена иде. Ләкин рөхсәт итмәделәр. Шәхсән үзем җанисәптә эшләү өчен мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин урыннар тулы дип кире кактылар", диде ул.

Аның сүзләренчә, "җанисәпкә әзерлек бик пычрак бара". "Мин җанисәпнең ни өчен кирәк булуын, татарлар, башка милләтләр өчен аерым яздырылган язмалар күргәнем юк. Ә менә татар районнарының чынлыкта башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты булуы, шул районнарга кергән урыннарга стелалар куелуы турында беләм. Җанисәпкә әзерлеккә килгәндә, безнең оешма күбрәк социаль челтәрләр аша эшли. Фейсбук, Вконтактеда аңлату эшләре алып барабыз. Болар, әлбәттә, бик аз", диде Лилия Хөсәенова.

Салих Әмирханов җанисәп уңаеннан барган кампания дуслыкны ныгытмый дип исәпли. "Халык санын алулар гади бер статистика җыю чарасы гына булырга тиеш кебек, ләкин сәяси чарага

"Акбузат" журналында "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" шигырьләр басылган.
"Акбузат" журналында "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" шигырьләр басылган.

әйләндерделәр. Радио һәм телевидение, рәсми матбугат аша берьяклы фикерләр агыла. Балалар өчен башкорт телендә нәшер ителүче "Акбузат" журналының хәтта төньяк-көнбатыш диалекты өчен махсус санын да чыгарганнар, стелалар куялар", ди ул.

Ул кешенең милләтен күрсәү өчен аңлату эшләре алып баруны аңламыйм ди. "һәркем үзенең чыгышын белә, нинди телдә сөйләшкәнен чамалый, чынлыкта син татар түгел дип аңлатуларга бик аз кеше генә ышанырга мөмкин. Ә мондый кампанияләр ике тугандаш халык арасын яхшыртуга китерми. Җанисәп узар, ләкин хәтер дигән нәрсә бар бит. Бу пычраклыклар онытылмаячак. Татар-башкорт үзара тарткалашырга түгел, бер-берсен сакларга, якларга тиеш. Чөнки беребез беткән очракта икенчебез күбәеп китеп сакланып кала алмаячак. Без барыбыз да кимүгә, юкка чыгуга барабыз. Мәктәпләрдә атнасына ярты сәгать татар әдәбияты, ярты сәгать татар теле укыган баланың телен саклавы шикле. Киләчәк – өметсез, ә без юк белән булашабыз", диде Әмирханов.

Җанисәп алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлаша. Бу юлы анда башкорт кибәләре исемнәре язлыган стелалар куелды, кайбер татар артистларын районнарга кертмәделәр, ыру һәм кабилә җыеннары, шәҗәрә бәйрәмнәре уздырыла.

30 мартта Русия президенты Владимир Путин катнашында узган Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында җанисәп алдыннан теге яки бу милләткә карата бернинди дә басым булмаска тиеш дип чыгышлар ясалды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG