Accessibility links

Навальный колониядә ачлык игълан итте


Алексей Навальный.
Алексей Навальный.

Ачлык игълан итүдән башка колониядә башка көрәш чаралары юк ди Навальный.

Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендәге колониядә утыручы Алексей Навальный ачлык игълан иткән. Ул "канун үтәүне" һәм янына чакырылган табибны кертүне таләп итә. Адвокатлары аша җибәрелгән әлеге белдерү аның Инстаграм сәхифәсендә чыкты.

"Минем табиб чакырырга һәм дарулар алырга хокукым бар. Анысын да, монысын да миңа бирмиләр. Аркадагы авырту аякка күчте. Башта уң, хәзер инде сул аякның кайбер урыннары сизми", дип язылган Навальный постында.

Оппозиция сәясәтчесе сүзләренчә, медицина ярдәме күрсәтер урынга аны "йокыдан мәхрүм итәләр", ягъни "төненә сигез тапкыр уяталар". Ачлык игълан итүдән башка колониядә башка көрәш чаралары юк ди ул. "Ач, әмма әлегә ике аяклы булып ятам", дип тәмамлый Навальный.

Сәясәтче узган атнада ук аркасы һәм аягы авыртуына зарланды, медицина ярдәме күрсәтелмәвен, "йоклатмыйча газаплаулар" булуын әйтте.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) вәкилләре Навальныйның хәле кәнәгатьләнерлек дип белдерде. Владимир өлкәсенең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Владимир Григорян Навальный сәламәтлеге начараю турында алдаша дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG