Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмә эшмәкәре Деданинны үтерүчегә 15 ел төрмә җәзасы соралды


Евгений Деданины үтерүдә Самар өлкәсе кешесе Араик Мирзоян гаепләнә..

Бөгелмә шәһәре мәхкәмәсендә эшмәкәр Евгений Деданинны үтерү турында эш карала. Дәүләт гаепләүчесе бу җинаятьне кылган өчен Араик Мирзоянны 15 елга кырыс шартлы колониягә утыртуны һәм аннан 280 мең сум штраф түләтүне сорый. Бу турыда Татарстан прокуратурсына сылтанып Татарстан басмалары хәбәр итә.

15 апрельдә мәхкәмә дәвам итәчәк, Мирзоян соңгы сүзе белән чыгыш ясаячак диелә.

Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин узган елның 1 сентябрендә үтерелде. Җинаятьче аны сәүдә челтәре келәтләре янында сагалап торып, аркасына өч тапкыр аткан, алынган яраларыннан Деданин һәлак булган.

Аткан кешене тиз арада тоттылар. Ул Самар өлкәсе кешесе, 54 яшьлек Араик Мирзоян булып чыккан. Ул гаебен кире какмаган, җинаятьне дуслары өчен үч алу максатыннан эшләдем дигән. Ике ел элек Евгений Деданин өенә басып кергән талаучылардан котылырга теләп, җинаятьчеләрне пычак белән кадап үтергән иде.

2018 елның сентябрендә кораллы ике кеше Деданинның өенә бәреп керә. Эшмәкәрне, хатынын һәм дустын бәйлиләр. Деданинны йортны сигнализациядән аерырга алып барганда ул талаучылардан ычкынуга ирешә. Кухняда пычак алып, талаучыларга берничә тапкыр кадый. Алынган яраларыннан алар җан бирә.

Деданинга карата "саклану вакытында арттырып җибәрү нәтиҗәсендә үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Соңрак Татарстан прокуратурасы мондый эш ачуны канунсыз дип табып, аны гамәлдән чыгарды. Деданин өенә һөҗүм оештырган кеше алты ел колония җәзасы алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG