Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда гаскәргә алынучыларга ковидтан вакцина ясау ихтыяри диелде


Ә хәрби комиссариатның барлык хезмәткәрләре дә вакцина ясатачак.

1 апрельдән Русиядә хәрби чакырылыш башлана. Коронавирус таралу сәбәпле гаскәргә алынучыларның һәммәсенә вакцина ясарга тәкъдим ителәчәк. Бу махсус програм нигезендә оештырылачак. Бу хакта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин матбугат очрашуында белдерде. Шул ук вакытта хәрби комиссариатның барлык хезмәткәрләре дә вакцина ясатачак.

"Гаскәргә чакырылучыларга вакцина ясарга тәкъдим итәбез. Бу аларның шәхси эше. Хәрби бүлгеләрдә аларга вакцина ясату мөмкинлеге булачак", диде ул.

Гаскәргә чакырылучыларның һәммәсеннән дә ике тапкыр коронавируска тест алыначак. Узган ел җыелу пунктында 19 кешедә COVID-19 ачыкланган булган. Аңа кадәр районнарда узган җыенда 12 кешедә коронавирус табылган.

Татарстанның хәрби комиссары гаскәргә барудан качып йөрүчеләр хакында да әйтте. Узган ел 84 кешегә карата эш ачылган. Аларның эшен тикшерү органнары тикшерә. Ике кешегә штраф түләтү карары чыгарылган. Калган эшләрне тикшерүчеләр өйрәнә.

Русиядә хәрби чакырылыш 1 апрельдә 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан — өч мең, Русиядә барлыгы 190 мең егет гаскәргә озатылачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG