Accessibility links

Кайнар хәбәр

Qırım газеты мөхәрриренә Мәҗлес турында язмасы өчен эш ачылган


Бекир Мамутов.
Бекир Мамутов.

Бекир Мамутовка газетында Кырымтатар милли мәҗлесе турында "Русиядә тыелган" дип язмаган өчен административ эш ачылган.

Акмәчетнең Кремль контролендәге беренче инстанция мәхкәмәсе (мировой суд) "Къырым" (Qırım) газеты баш мөхәррире Бекир Мамутовка карата административ эш карый башлады. Бу хакта Кырым хокук яклау төркеме хәбәр итә.

Бекир Мамутов хокук яклаучыларга сөйләгәнчә, мәхкәмәдә газет редакциясе фикере тәкъдим ителгән, әмма беркетмә төзүче Роскомнадзор вәкилләре килмәгәнлектән тәнәфес игълан ителгән.

Бекир Мамутов БМО Баш секретареның Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе телгә алынган хисабын газетта бастыруда гаепләнә. Мөхәрриргә карата Административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән.

"Роскомнадзор бу язмада Русия кануннарын бозуны күргән, чөнки Русия Мәҗлесне экстремист оешма дип таныды, аның эшчәнлеге тыелган һәм матбугат чараларда әлеге оешманы телгә алганда аның Русиядә тыелуын күрсәтергә кирәк", дип аңлата хокук яклаучылар.

Киләсе утырыш 29 апрельгә билгеләнгән.

2020 елда Бекир Мамутов Азатлыкка репрессияләр кырымтатарларны сындыра алмый дип ышанычын белдергән иде.

2016 елда Кырымның Русиягә буйсынган Югары мәхкәмәсе һәм Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатарларның Мәҗлесен тыю турында хөкем чыгарды. Аны Русиянең бөтенлегенә янауда һәм кешеләрне куркытуда гаепләп, экстремистлык оешмасы дип таныдылар.

Мәҗлес эшчәнлеген тыюны аннексияләнгән Кырымның элеккеге прокуроры Наталья Поклонская башлап йөрде.

2017 елның 19 апрелендә БМОның Халыкара мәхкәмәсе Украина соравы нигезендә Русиягә карата вакытлыча чаралар куллану турында карар кабул итте. Документта Русиягә Кырымда кырымтатар халкы Мәҗлесен тыюны туктату һәм ярымутрауда украина һәм кырымтатар телләрендә укытуны тәэмин итү турында таләпләр куела.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG