Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халкының 30 проценты пенсия акчасына көн күрә


Шул ук вакытта һәр алтынчы пенсионер һаман да эшләргә мәҗбүр – андыйлар 16,5 процент.

Башкортстанда 1,2 миллион кеше өчен пенсия төп керем чыганагы булып тора, дип хәбәр итте Башкортстан статистика идарәсе. Бу республика халкының 30 проценты диярлек. 2021 елның 1 гыйнварына уртача пенсия 15255 сум тәшкил иткән. Реаль арту 0,5 процент. Моннан тыш, кешеләр инвалидлык пенсиясе (10125 сум), ашатучысын югалту сәбәпле билгеләнгән пенсия (10 758 сум) алып та көн күрә.

Авылда яшәүчеләрнең пенсиясе шәһәр кешесенекеннән 13 проценка кимрәк диелә. Хатын-кызлар ирләргә караганда якынча 6,4 проценка азрак пенсия ала.

Башкортстанда уртача пенсия күләме билгеләнгән хезмәт хакының 42,6 процентын гына тәшкил иткән. Шул ук вакытта һәр алтынчы пенсионер һаман да эшләргә мәҗбүр – андыйлар 16,5 процент, диелә.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә пенсия реформасы башланды. Ул 2028 елга хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 60ка, ирләрнекен 65 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота. Әлеге реформа пенсионерлар артуын туктатыр өчен кабул ителде. Пенсия яше арту сәбәпле 2020 елда 800 мең русияле лаеклы ялга чыкмаячак дип белдерелде. Алдагы елларда бу сан артачак диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG