Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге мәхкәмә протест язмалары өчен Twitter-га штраф салган


Twitter ширкәтенә тугыз миллион сумга якын штраф салынган.

Мәскәүдәге мәхкәмә Twitter ширкәтенә балигъ булмаганнарны протест чараларына чакыручы постларны бетермәгән өчен тугыз миллион сумга якын штраф салган. Бу хакта РБК яза.

Twitter мондый канунга каршы гамәлләрне 23 һәм 24 гыйнварда кылган дигәннәр мәхкәмәдә. 23 гыйнварда Русиядә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны эзәрлекләүгә каршы протестлар узды.

Элегрәк шундый постлар өчен "Вконтакте" һәм "Одноклассники"га да штраф салынган иде. 2 апрельдә моңа охшаш эш Facebook-ка, 6 апрельдә — TikTok һәм Telegram-га карата каралачак.

10 мартта Роскомнадзор Русиядә Twitter тизлеген әкренәйтүе турында белдерде. Twitter-ның бөтенләй томаланырга ихтимал булуы да әйтелде. Бу тыю "балигъ булмаганнарның үз-үзенә кул салуына чакыру, балалар порнографиясе, әфьюн матдәләр куллану турында мәгълүмат бетерелгәнгә кадәр" барачак диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG