Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Төмәннән Зумрад Шабановны торак белән тәэмин итү турында карар чыгарды


Зумрад Шабанов
Зумрад Шабанов

Зумрад Шабанов хакимияттән үзенә тиешле фатирны даулап 2009 елдан бирле йөрде. Матбугатта шау-шу тудыргач кына бу эш мәхкәмәгә барып җитте.

2 апрельдә, Төмән өлкәсе Вагай районы хөкемдары Сергей Симонов ятим Зумрад Шабановны кичекмәстән торак белән тәэмин итү турында карар чыгарды. Бу хакта Азатлыкка Зумрад үзе хәбәр итте.

Төмән өлкәсе Вагай районында яшәүче Зумрад Шабанов 2009 елда армия хезмәтеннән кайтып төшкәч, өендә чит хатын яшәвен ачыклый һәм шулай тораксыз кала. Ятимлеккә дучар ителгән, балалар йортында тәрбияләнгән Зумрадка бу йорт әти-әнисеннән мирас булып калган, Вагай районы опека бүлеге аны 2007 елда муниципалитет карары нигезендә Зумрадка һәм аның сеңлесе Изаура исеменә беркеткән булган.

Егет армиядән кайтып, район администрациясеннән торак даулап йөри башлагач кына, бу йортның ни муниципаль, ни хосусый милек булмавы, аның турында архивта да, бернинди реестрда да мәгълүмат юклыгы ачыклана. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Вагай районы администрациясе Зумрадка һәм аның сеңлесенә нинди йорт калачагын тикшереп тормаган, документларын карамаган һәм рәсми рәвештә бөтенләй булмаган йортны алар милке дип игълан иткән. Шул сәбәпле ятимнәрне тиешле торакка чиратка да куймаганнар. Ә хәзер булган йортта чит хатын яшәп ята һәм Зумрадның да, ул хатынның да әлеге йортка хокуклары – бер дәрәҗәдә.

Зумрад әйтүенчә, шушы еллар эчендә ул кат-кат Вагай районы администрациясенә дә мөрәҗәгать итә, прокуратурага да гаризалар яза, әмма ул хатлар эзсез югала.

Зумрадның тораксыз калуына борчылган юрист Людмила Денисова бу эш белән бушлай гына шөгыльләнергә алына. Ул тырыша торгач, бигрәк тә бу хакта матбугат шау-шу итә башлагач, 2020 елның көзендә Вагай прокуратурасы да Зумрадның хокукларын якларга алына. Быелның гыйнварында прокуратура мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, 23 мартта беренче утырыш булды.

Нәтиҗәдә, 2 апрельдә булган өченче утырышта, Вагай районы хөкемдары Сергей Симонов Зумрад Шабанов файдасына карар чыгарды. Ул 2007 елда Вагай муниципаль районы администрациясе чыгарган карарны канунсыз дип тапты. Моннан тыш, Зумрад Шабановны кичекмәстән 18 дүрткел метрдан да ким булмаган зурлыктагы торак белән тәэмин итәргә, торак бирелгән вакыттан ук аны бу милекнең иясе дип танырга, дигән карар чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG