Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән ятиме үзенә тиешле торакны алу өчен көрәшә


Зумрад Шабанов
Зумрад Шабанов

Төмән өлкәсе Вагай районында яшәүче Зумрад Шабанов шактый еллар үзенең торакка хокукларын яклап туганнары һәм түрәләр белән көрәшә. Ниһаять, 1 март Вагай районы мәхкәмәсендә шушы эшno беренче утырыш үтә.

Төмән өлкәсе Вагай районында яшәүче Зумрад Шабанов 2009 елда армия хезмәтеннән кайтып төшкәч, өендә чит хатын яшәп ятуын ачыклаган. Кайчандыр ятимнәр йортында үскән егеткә бу өй әти-әнисеннән калган булган. Шуннан бирле Зумрадның торыр җире юк, ул район администрациясе бусагасын таптый. Рәсми рәвештә ул әле дә шул йортта теркәлгән булуына карамастан, кайда туры килсә, шунда яшәп көн итәргә мәҗбүр. Район хакимияте Зумрадны торакка мохтаҗлар чиратына куярга теләми. Матбугат чараларына мөрәҗәгать иткәч кенә аның тормышында үзгәрешләр барлыкка килгән: 1 мартта Вагай районы мәхкәмәсендә шушы эш буенча беренче утырыш булачак.

Төмән өлкәсе Вагай районындагы халыкның яртысы диярлек – татарлар. Зумрад Шабанов та үзен татар дип саный, әнисе Мәмүрәнең татар булуын искә ала. Әтисе Сергей – урыс.

Алар гаиләдә алты бала була, Зумрад – бишенчесе. Ул балачагының бик авыр булуын, әти-әнисенең эчкечелеге аркасында ятимнәр йортына эләгүен бик ачынып сөйләде Азатлыкка.

Әти-әни туктый алмый эчтеләр, әти безне кыйный яисә урамга чыгарып ата иде

— Әти-әни туктый алмый эчте. Өйдә шылт иткән дә тавыш чыгарырга, уйнарга ярамый, аз гына тавыш чыкса, әти безне кыйный яисә урамга чыгарып ата иде. Аңа тәмәке, аракы кирәк булганда да безне ялангач чишендереп урамга чыгарып җибәрә, кибеткә барып бурычка аракы алып кайтмыйча кертми. Ә кибетче безне жәлләп бирә иде, кая барсын... Әнине дә кыйнады инде. Ул аның җәберләүләренә түзә алмыйча, үзен үтерәм дип серкә дә эчте, ашыгыч ярдәм белән алып калдылар. 2005 елда мин Вагайдагы приютка эләктем. 2006 елның апрелендә әти-әниемне ата-ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Әнием үз хокукларын кире кайтара алдымы, әллә опека бүлегенә барыбер идеме, мине кабат шул өйгә кайтардылар. Ике ай яшәп калдым – әнием үлде. Мине кабат приютка алып киттеләр. 2007 ел иде ул. Бер ай буе опека бүлеге минем апалар белән сөйләшү алып барган, безне тәрбиягә алучы эзләгәннәр. Әле бит миннән ике яшькә кече сеңлем Изаура да бар иде, ул да минем белән приютта булды, - дип сөйли Зумрад.

Ул әйтүенчә, апалары барысы да аннан баш тарта. Олы апасы дүрткел метрларның җитмәвен сәбәп итә, икенчесе балаларга ятимнәр йортында җиңелрәк булачагын әйтә, өченчесе сөйләшеп тормый, дүртенчесе исә балаларны тәрбиягә алып булмасмы дип каенанасына мөрәҗәгать итә. Шулай итеп Зумрад белән Изаураны Вагай районы Казанка авылында яшәүче Рәмзия Шәрипова тәрбиягә алырга ризалаша.

Әле кешесе ялга киткән, әле вакытлары юк, әле чират – мине шулай тибеп йөрттеләр

— Ул безне акча өчен генә тәрбиягә алырга ризалык биргән, миңа бу хакта башта әйтмәделәр. "Уртанчы апаң белән каенанасы килеп алачак, документларыңны әзерлибез", диделәр. Мин шулай итеп асрамага барып эләктем, Вагай районы Казанка авылында 11нче сыйныфны тәмамладым. Миңа ул чакта әле 17 яшь иде, пешекче-кондитерга укырга кердем. Шунда укыганда ук үземә торак алу өчен документлар җыя башладым, торакка мохтаҗ кешеләр исемлегенә керергә теләдем. Әле кешесе ялга киткән, әле вакытлары юк, әле чират – мине шулай тибеп йөрттеләр. 2009 елда прокуратурага да мөрәҗәгать иттем, алар да минем гозерне игътибарсыз калдырды. 2010 елда мине инде армиягә алып киттеләр, - ди Зумрад.

Армиядә чакта гына ишетә: ул рәсми рәвештә пропискада булган, әти-әнисе яшәгән йортка чит хатынны яшәргә керткәннәр икән. Армиядән кайткач ул йортка барып та карый, әмма хатынны очрата алмый. Ул аңа шалтыратып кына сөйләшә ала.

Хатын әлеге йортны Зумрадның туганыннан 20 мең сумга сатып алуы турында әйтә. 10 мең сумын биргән икән инде, ә тагын 10 меңен Зумрад пропискадан төшкәч бирәчәк, дип килешкәннәр. Кулында моны раслаучы бернинди кәгазе, килешүе генә юк.

Егет тагын фатир өчен документлар җыярга тотына, янә эш сузыла.

Инде 2020 елга кадәр каңгырап йөри торгач, каршылык арты каршылык булгач, ул матбугат чараларына яза башлый. Мәскәү прокурорына, "Мужское-женское" тапшыруына, җирле газет-телевидениеләргә...

Зумрад, рәсми рәвештә сезнең иске йортыгыз кем исемендә соң?

— Ул беркем исемендә дә түгел. Әти урман хуҗалыгында эшләде, бу йортны аңа шуннан биргәннәр. Йорт хосусыйлаштырылмаган, әмма ул муниципаль милек булып та, урман хуҗалыгы милке булып та исәпләнми, ягъни ул бөтенләй реестрда юк. Минем әти-әни үлгәннән соң, опека бүлекчәсе безне торака мохтаҗлар исемлегенә куярга тиеш булган, әмма алар моны эшләмәгән, - ди Зумрад.

Ул бүген бер һостелда ремонт ясап эшләп, шунда ук яшәп тә ятуы турында сөйләде. Фатир яллап яшәрлек акчасы юк икән.

Апаларыгыз, сеңлегез кайда? Алар бөтенләй битарафмы?

Апаларым социаль челтәр аша миңа үлем теләп тә язды инде

— Мин шушы вакыйгаларны матбугатка чыгара башлагач, прокуратура тикшерергә тотынгач, алар мине күралмас булды. Сүздә генә булса да, аларның шул 10 меңгә йортны сатып җибәрүе халыкка чыкты бит. Апаларым социаль челтәр аша миңа үлем теләп тә язды инде. Социаль челтәрдә мине мәсхәрәләп язган сеңлем Изаура үзе эчеп ята. "Балаларың хакына булса да, эчүеңне ташла, әтинең безгә никадәр хәсрәт китерүен оныттыңмы", дип тә карадым. Алар берсе дә миңа ярдәм итми, - ди Зумрад.

Зумрадның хәлен ишетеп, юрист Людмила Денисова бушлай гына ярдәм итәргә ризалык биргән. Ул эшнең ниһаять мәхкәмәгә барып җитүен, 1 мартта инде утырыш булырга тиешлеген сөйләде.

— Зумрад сөйләгәннәрне тыңлагач, мин опека бүлегенә, Зумрад укыган мәктәпкә, прокуратурага һәм башка урыннарга рәсми хатлар яза башладым. Мәсәлән, прокуратурадан аның мөрәҗәгатьләре хакында белешмә сорадым. "Бездә андый мәгълүмат юк, документлар өч ел гына саклана", дип җавап бирделәр. Опека бүлегеннән, ни өчен алар Зумрадны торакка мохтаҗлар рәтенә кертмәгән, дип сорадым. Первомайский авылындагы ул йортны барып караганнармы, балаларның яшәү шартлары нинди булган – шуларның актларын күрсәтүләрен сорадым. Әлегә алар җавап бирмәде.

Уйлавымча, опека бүлеге Изаура белән Зумрадта шушы йорт бар дип санаган да, аларны ятимнәр буларак торакка мохтаҗлар исемлегенә кертеп тормаган. Әмма алар бит йортның кем исемендә булуын, документларын тикшерергә тиеш иде. Ә чынлыкта, ул бер хуҗасыз йорт, аның бернинди документы да юк, әле шартлары яшәрлектерме, белмим, - ди Людмила Денисова.

Район хакимияте аны торакка мохтаҗлар исемлегенә дә кертмәгән, балаларга беркетелгән йортка кеше дә керткән булып чыгамы?

Түрәләр документсыз-нисез йортны сатуда катнашкан, бу үзе үк хокук бозу

— Ул хатынны анда беркем кертмәгән. Үзе әйтүенә ышансаң, Изаура аңа ул йортны саткан һәм бу вакытта анда җирле үзидарәдән дә шаһитләр булган. Әгәр бу шулай икән, җирле түрәләр шулай документсыз-нисез йортны сатуда катнашкан, килешүсез генә йорт сатылуына юл куйган икән, монысы үзе үк тагын бер канун бозу килеп чыга. Мәхкәмәгә аларны да чакыртырга телим, опека бүлеге белгечләре, шул вакытта эшләгән кешеләр – барысы да катнашыр дип өметләнәм, - ди Денисова.

Ятимнәр 23 яшькә кадәр генә фатирга дәгъва итә ала түгелме?

— Әйе, шулай. Зумрад күп тапкыр администрациягә дә, прокуратурага да мөрәҗәгать итүе турында әйтә. Менә шуны дәлилләсәк, яхшы булыр иде. Тагын бер мәсьәлә бар: приюттан чыккан бала берничек тә җирле үзидарәне, администрацияне читләп үтә алмый, ул анда барыбер теге яки бу документ артыннан килми калмый. Ни өчен урыннардагы кешеләр бу эшне шул чакта ук хәл итмәгән? 2005 елда ул приютка эләккәннән бирле, аның язмышына барысы да битараф булган, - ди Денисова.

Матбугатта мәкаләләр басыла башлагач, Төмән өлкәсе прокуроры бу вакыйганы үз контроленә алган. Район прокуратурасы тикшерү оештырган, инде тиздән беренче утырыш булачак. Хәзер Зумрадның мәнфәгатьләрен прокуратура да яклаячак.

Прокуратура нинди таләпләр белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк? Әти-әнисенең иске йортын кире кайтаруны сорыймы, әллә хакимияттән яңа фатир таләп итәме?

— Әлегә Зумрадны торакка мохтаҗлар исемлегенә кертүне сорыйлар дип аңлыйм. Төгәл генә белмим, үземнең дә прокуратураның таләпләрен күрәсем килә. 1 мартта күрешкәч бу мәсьәләләр ачылыр дип уйлыйм. Ләкин әгәр дә мәхкәмә Зумрадны торакка мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карар кабул итми икән, без теге хатынны аннан чыгарып, йорт өчен көрәшәчәкбез, - ди юрист Людмила Денисова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG